Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сусау

Була сусап салкын суга, Һавага була сусап. Ә мин сиңа сусый башлыйм, Күрмәсәм сине озак. Була сусап яңгырга да, Карларга була сусап. Ә мин синең назга сусыйм, Күрмәсәм сине озак. Була сусап җылы җәйгә, Көзләргә була сусап. Ә мин сусыйм сөюеңә, Күрмәсәм сине озак. Бу сусауга икәү бергә, Корыйк әйдә...

Була сусап салкын суга,

Һавага була сусап.

Ә мин сиңа сусый башлыйм,

Күрмәсәм сине озак.

Була сусап яңгырга да,

Карларга була сусап.

Ә мин синең назга сусыйм,

Күрмәсәм сине озак.

Була сусап җылы җәйгә,

Көзләргә була сусап.

Ә мин сусыйм сөюеңә,

Күрмәсәм сине озак.

Бу сусауга икәү бергә,

Корыйк әйдә бер тозак.

Айрылышмыйк бер - беребездән,

Яшәмиек алай сусап.

Автор:Гөлчәчәк Газизова.

фотоinstroyservis.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев