Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сукбай эт эштән кайтып баручы ир-атка ташланган

Азнакайның «Кара күл» паркында сукбай эт эштән кайтып баручы ир-атка ташланган. Ул аның кулларын һәм аякларын тешләгән, аяк киеменә зыян салган, дип яза «Азнакаево» телеграм-каналы

 Ир-атны кулында калын бияләйләр булу гына коткарып калган — югыйсә җәрәхәтләр җитди булыр иде. Ул булдыра алганча үзен сакларга тырышкан, эткә кар аткан. Эт агрессив булган.

Бүген шул ук этне янә паркта, «Гурман» кафесы янында күргәннәр. Ул аяк арасында йөреп, кешеләргә үтәргә бирмәгән. Аны таяк белән генә куып җибәрә алганнар.

Парк аша көн саен мәктәп балалары, коляскалы аналар, пенсионерлар йөри. Эт һөҗүменең нәтиҗәләрен аңлатып тору кирәк түгел.

Искәртеп узабыз, Васильевода фаҗига булган иде инде — анда 9 яшьлек кыз бала һәлак булды.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/aznakaida-sukbai-et-ir-atka-taslangan-5877433

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса