Суд ришвәт алуда гаепләнгән инспекторларга чик кую чарасын тагын ярты елга озайткан
Казанның Совет районы суды юл-патруль хезмәте инспекторлары Александр Григорьев, Илшат Солтанов һәм Владислав Школьниковка карата өй арестын тагын алты айга озайткан.
Алар 100 мең сум күләмендә ришвәт алуда гаепләнә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.
Тикшерү версиясе буенча, инспекторлар наркотик кулланган машина йөртүчедән анализ нәтиҗәләрен алыштыру өчен акча алган. Суд чик кую чарасын йомшарту турындагы үтенечне кире каккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia