Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суд рәисе Марс Миндубаев коллектив исеменнән Нуретдин Кыямовичка олы рәхмәтен җиткерде

 Балык Бистәсе район судында атказанган судья Нуретдин Кыям улы Җамалиевка 70 яшь тулу һәм аның отставкага чыгуы уңаеннан тантаналы чара булып узды.

 Суд рәисе Марс Миндубаев коллектив исеменнән Нуретдин Кыямовичка күп еллык нәтиҗәле хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен олы рәхмәтен җиткерде. Ул аның эргәдәш органнар арасында үзара хезмәттәшлекне ныгытуга, судны үстерүгә керткән өлешен, райондашларга күрсәткән намуслы хезмәтен аеруча югары бәяләде.

Нуретдин Җамалиев судья вазыйфасына  20 елга якын гомерен биргән. 2001 елда ул Балык Бистәсе 1 номерлы суд участогының җәмәгать судьясы буларак беренче эшен карый.

2005 елда Нуретдин Җамалиев Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Балык Бистәсе район судының федераль судьясы итеп билгеләнә. 2016 елда ул Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының II дәрәҗә “За усердие” билгесенә лаек була.

Хезмәттәшләре аны кешелекле, эчкерсез, ярдәмчел булганы, эшлекле сыйфатлары өчен хөрмәт итәләр. Ул искиткеч интуициягә ия, теләсә нинди катлаулы тормыш ситуациясендә судьяга хас  фикерләве һәм закон нормаларына таянып иң дөрес карарларны кабул итә белә.

Нуретдин Кыямович берничә буын юристлар тәрбияләде, хәзер дә яшь белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирә.

Әйе, ул отставкага китә, әмма аның “мәктәбе”, укучылары, кешеләр язмышына битараф булмаган принциплары  кала.

“Нуретдин Кыямович Фемидага, кешеләргә хезмәтнең, үз эшенә җаваплылыкның бер үрнәге булып тора. Балык Бистәсендә яшәүчеләр “суд” төшенчәсен иң элек Җамалиев фамилиясе белән бәйлиләр. Чыннан да аның язмышы суд системасыннан аерылгысыз, ул гаделлек, һөнәри осталык, чын патриот сыйфатларга ия,”-дип билгеләп үттеләр суд хезмәткәрләре һәм лаеклы ял теләделәр.

Анна Крайнова,

судья ярдәмчесе.

Балык Бистәсе район судының “Диалог” матбугат үзәге.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса