Көрәш келәменә беренче тапкыр 6 сыйныфта укыганда чыккан
Алмаз Хәмәтханов – Балтач авылыннан. Көрәш келәменә беренче тапкыр 6 сыйныфта укыганда чыккан. Авылдашлары шул чагында ук кечерәк гәүдәле, әмма нык буынлы яшүсмердә көрәшкә, җиңүгә омтылышны күреп алалар. Һәм ялгышмыйлар. Берничә елдан үзендә көч, егәр туплаган Алмаз туган авылы Балтачта Сабантуй батыры булып кала. Район Сабантуенда 65 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында берничә ел рәттән беренчелекне бирми. “Көрәш буенча иң беренче тренерым Илнар Кәримуллин булды, уңышларым өчен аңа рәхмәтлемен”, – ди Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты, магистратураның соңгы курсын тәмамлаучы Алмаз Хәмәтханов.
Киләчәккә якты хыяллары бар аның. Спорт – аның өчен иң беренче чиратта. Шулай булгач матур җиңүләре белән танылыр, батыр дигән данга кабат ирешер әле ул.
Нет комментариев