Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Сөлгеле капка» фестивале безнең күңелләрдә якты, җылы хисләрен калдырды

Гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатында, Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте.

Республикабызның Арча муниципаль районы башкарган күркәм эшләрне һәрдаим социаль челтәрләр аша күзәтеп барам. Аларда нинди генә бәйге-ярышлар, зур күләмле фестивальләр узмый.


Район халкы үрнәк гаиләләрне, әби-бабалардан калган гореф-гадәтләрне, рухи кыйммәтләрне, иҗади үзешчән сәнгать осталарын халыкка таныту, популярлаштыру өчен гаять зур көч куя. Үзләре дә тик тормый: төрле фестивальләрдә чыгыш ясап җиңүләр яулыйлар. Алдагы елны арчалылар белән Болгар җирлегендә очрашкан идек. Сәрия Закирова җитәкчелегендә «Аулак өй-көрәш» бәйгесендә катнашып, күңелдә җылы тәэсир калдырган иде алар.


Быел исә Арчага барырга форсат табылды. Алар шушы көннәрдә Ташкичү авылында бик зурлап «Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивален уздырдылар. Без дә Фәнзилә Имамиева җитәкчелегендәге «Мирас» ансамбле кызлары белән Ташкичү авылына барырга булдык. Авылга килеп керүгә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәчет күз явын алды. Әлеге Аллаһ йортында имам-хатыйп булып Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе, дин белгече Баһаветдин бин Сөбхан әл-Мәрҗани торганлыгы, күренекле татар галиме, тарихчы, дин белгече, мәгърифәтче Ш.Мәрҗани дә Ташкичү авылы мәдрәсәсендә белем алганлыгы турында белдек. Нинди зур, олпат шәхесебезнең тирән эзләре калган авыл икән бу!


Арчалылар фестиваль кунакларын олы хөрмәт, якты йөз белән каршы алдылар. Очрашу белән чәй табынына дәштеләр. Урам якта исә күңелләргә дәрт өстәп, гармун моңнарына күмелгән җырлар яңгырады. Теләге булганнар кушылып җырлады, биеде.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса