Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Солдат күңеле - янар хыяллар ул

  -Авылда минем яшьтәшләр барысы да  армиягә алынып беттеләр. Миңа чакыру кәгазе килмәгәч, күңелне борчу, шом басты. Чөнки безнең чорда армиядә хезмәт итү бер зур горурлык иде. Солдат хезмәтеннән качып калу юллары турында без уйлап та карамадык, - дип, ул елларны хәтерендә яңартып алды абыем.

Әнкәй, ашың пешәме,
Токмачың изеләме?
Газиз балаң китеп бара,
Үзәгең өзеләме?
  Мин, биш-алты яшьлек бала, абыем Рәдиснең ( әниемнең энесе) шушы җырны җырлап, авылдан чыгып барган чагын яхшы хәтерлим. 
 Рәдис Тәлгать улы Мөхәммәтҗанов 1970 нче елның 20 нче июнендә Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. “Сабыр, тыйнак, әйтер сүзен әйткәнче, минем күзләремә карап, ун кат уйлый иде”. Абыемны әбием гомере буе шушы сүзләр белән бәяләде. Сабырын да сабыр була инде ул. Армиягә барырга ашкынып торган егетнең чакыру кәгазен ел ярым көтүе генә дә ни тора! 1989 нче ел төгәлләнергә санаулы көннәр кала, унтугыз яшь ярымлык Рәдис авылдан өч иптәше белән хезмәткә китеп бара. Туган якларыннан аерып алып киткән поезд абыемны Свердловск өлкәсе Камышлов шәһәренә алып килә. Анда өч ай укуларда булганнан соң, аны Свердловск өлкәсе Елань шәһәренең танк дивизиясенә күчерәләр. Өлкән механик-йөртүче дәрәҗәсендә булып, танк йөртә абыем. 
- Танк кадәр танкны йөртергә ничек батырчылык иттең? – дип сорыйм абыемнан.
-Нәрсәсе бар инде аның? ДТ тракторын йөрткән кебек кенә бит ул! – дип җаваплый Рәдис абый, ДТ йөртеп караган сеңлесе белән сөйләшкән кебек. 
Техниканы яхшы белүе солдат егеткә нык ярдәмгә килә ул чакта. Районыбызның профессиональ техник училищесында 3 ел белем алган абыема танк иярләүнең бер кыенлыгы да булмавы гаҗәп түгел.
-Безнең частьта татарлар күп иде. Рәхәтләнеп үз телебездә аралашып, туган яклардан килгән хатлардагы күңелле яңалыклар белән уртаклашып яшәдек. Солдатлар өчен зур-зур теплицаларда кыяр-помидорлар утыртып, чиратлашып постта торганда эч-серләр белән бүлешеп, таң аттырган чаклар хәтердә калган, - дип, солдат хезмәтенең күңелле мизгелләрен яңартып алды Рәдис абый.
1991 нче елның ноябрендә исән-сау туган авылына әйләнеп кайткан Рәдис Мөхәммәтҗанов авылда – ата-ана нигезендә төпләнә. 
Ир-ат үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга, малай үстерергә тиеш, диләр. Бүгенгесе көндә әти-әни, туганнары  тырышлыгы белән салып чыккан йортта, тормыш иптәше Рамилә белән (без аны яратып Тәти апа дип йөртәбез)  27 ел иңне-иңгә куеп, төп нигезнең җылысын саклап, бабабыз Тәлгатьне барлап, тәрбияләп, яллар-бәйрәмнәр җиткән саен туганнарны үз ояларына җыеп, туганлык җепләрен өзми, тормыштан тәм табып гомер итә ул. Бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Инде хәзер кечкенә оныкларын сөяләр. 
Күптән түгел абыемның улы унтугыз яшен тутырды. Ата кешенең улына биргән үгет-нәсыйхәте бер: ир-ат үз Ватаны алдындагы бурычын намус белән үтәргә тиеш!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Корноухово авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса