“Собиборны ”ны балаларга күрсәтергә ярымый ?
Шушы көннәрдә Балык бистәсе Мәдәният йортында Константин Хабенскийның “Собибор” фильмы күрсәтелде.
Ул Польша территориясендәге Собибор нацист лагерында 1943 елда булган вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән. Миңа да бу картинаны карарга тәкъдим иттеләр. Әмма аның турында фикерләрне укыгач, фильмның хатын-кызлар өчен түгеллеген аңладым, бармаска булдым. Канлы, вәхшилек сурәтләнгән күренешләрне яратмыйм, карый алмыйм.
Ике көннән соң кызым мәктәптән кайтты да, шул кинога барырга кушалар диде. Бу хәлдән соң тәмам ачуым чыкты. Балаларга шундый фильм күрсәтергә ярыймы инде? Мин, әлбәттә, кызымны җибәрмәдем. Ризасызлыгымны белгертеп укытучыларга шалтыраткач, укытучылар аның афишасына 12+ дип язылган бит, диделәр. Бәхәсләшмим, язганнардыр. Анда теләсә нәрсә язып куеп була инде ул. Син башта үзең кара ул фильмны. Аннары педагог, ата яки ата-ана буларак уйла, балаларга күрсәтергә ярыймы, әллә юкмы. Мәктәптә миңа, бернинди куркыныч юк, карасыннар, дөреслекне белеп үссеннәр диделәр. Нинди дөреслек? Балалар сугыш турында дөреслекне башкарак фильмнар аша да белә алалар бит.
Кулыма каләм алганчы интернетта да, балаларга бу фильмны күрсәтергә ярыймы, юкмы, дигән темага фикерләрне укыдым. Күпчелек бу фильмны балаларга күрсәтмәү ягында. Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү сферасындагы дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров бу фильмны күрсәтү өчен яшь чикләве турында менә нәрсә дигән: “Собибор” фильмына яшь чикләвен 12 яшьтән өлкәнрәкләргә карарга ярый дип билгеләү дөрес түгел. Минем карашка 12+ артык түбән, һич югы 16+ дип куярга кирәк. Менә Кораллы Көчләрдә хезмәт итүчеләргә, яшьләр хәрәкәтләрендә катнашучыларга тәрбияви максатларда күрсәтергә кирәк әлбәттә. Ә менә балаларга... Менә күрсәтерсең дә, психологик-педагогик проблема барлыкка килер”. Бу сүзләр белән мин тулысынча килешәм. Психикасы тотрыклы булмаган 12 яшьлек балага бу фильмның ничек тәэсир итәсен кем белә?
Бу минем шәхси фикерем әлбәттә. Кемдер минем белән килешмәскә дә мөмкин. Бу фильмны караган кешеләрнең дә фикерләрен ишетәсе килә. Языгыз, фикерләрегезне көтеп калабыз.
Гөлназ Нуриева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа