Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Слива пирогы РЕЦЕПТЫ

Камыр өчен: 80 г сыер мае, 80 г шикәр яки тәменчә подсластитель, 1/2 чәй кашыгы көпшәгеч (разрыхлитель), 1 йомырка, 230 г он (мин 80 г дөге оны, 80 г эре бөртекле он (цельнозерновая мука), 70 г ак он салам).

 1.Песочный камыр ясап, табага тигезләп җәябез.

2.Камыр өстенә төше алынган, икегә бүленгән 10-12 слива тезәбез.

3.Слива өстенә җәю өчен сыек камыр кирәк булачак. Моның өчен 2 йомырка, 80 г шикәр, 50 г каймак, 3 кашык дөге оны кирәк. Барлык ингредиентларны туглыйбыз. Килеп чыккан массаны слива өстенә агызабыз.

4.180 градуска кадәр җылытылган духовкада 40 минут чамасы пешерәбез.

P.S.Слива урынына персик, чия, башка җиләк-җимеш тә ярый.

фото һәм чыганак http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/pp-sliva-pirogy-retsepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса