- Кызларыма шалтыратып кына әйтегез әле, әниегезнең хәле авыр диегез, үләм, ахры, - диде бу юлы Сәлимә апа.
Кызларының телефоннарын да бирде.
- Соң ник үзегез генә шалтыратмыйсыз, бер дә аралашмыйсызмы соң? - дим.
- Ирем үлгәннән бирле ялгыз мин. Балаларымны сирәк күрәм. Шәһәр үзәгендә зур гына фатир алып бирделәр дә югалдылар. Эшләре күптер инде. Борчымаска кушалар. Урамга чыга алмый тилмереп ятам менә. Ашарга китереп китәләр тиз генә. Фатир өчен дә түләп торалар.Пенсиямне күргәнем юк. Нигә миңа бу фатир, байлык, балаларым белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырып булмагач? Редакциядән шалтыратсагыз, тыңларлар иде, хәлемне белеп китәрләр иде, - дип зар елады Сәлимә апа.
Укучыбыз әйткән номерлар буенча номерларны җыеп карадык, тик «недоступен» яки «бу номерда берәү дә теркәлмәгән» дип җавап бирде. Ни уйларга да белмәдек. Ничек кенә булмасын, мондый картлык кызганыч.
фотоOm-saratov.ru
Нет комментариев