Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Елан чакканда жгут һәм салкын куярга ярамый

Елан чагудан зыян күргән кешегә медицина ярдәме дөрес күрсәтелмәсә, аяк-кулны ампутацияләргә туры килүе ихтимал.

 Татарстанда җылы булу һәм яңгыр яву сәбәпле, еланнар активлыгы артты. Зыян күрүчегә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә һәм мондый очракларда нәрсәләрне катгый рәвештә эшләргә ярамаганлыгы турында журналистларга бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.

 

«Бернинди очракта да жгут салырга яки суык әйбер куярга, тәннең зыян күргән урынын кисәргә яки яндырырга ярамый. Кара елан агуында аксым шактый күп, аксым болай да кан белән тәэмин итүне боза, лимфостаз китереп чыгара. Кан агу акрыная. Шуның хисабына кул-аяклар өч-дүрт тапкыр зурая. Медицина ярдәме дөрес күрсәтелмәсә, кеше аяк-кулын югалтырга мөмкин», — дип аңлатты ул.

фото,чыганак http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/slamtlek-saklau-ministrlygy-elan-chakkanda-zhgut-m-salkyn-kuyarga-yaramyy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса