Сирень чәчәге сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин
Йокы бүлмәсенә куелган сирень бәйләме сәламәтлек белән бәйле җитди проблемалар тудырырга мөмкин: баш авырту, аритмия һәм хәтта күрү сәләте начараю.
“Сиреньнең көчле исе дискомфорт тудырырга сәләтле.
Сизгер кешеләрдә ул баш авыртуын, сулыш органнары ярсуын барлыкка китерергә мөмкин, бигрәк тә ябык биналарда",– дип ассызыклый Түбән Новгород дәүләт университетының ботаника бакчасы директоры урынбасары Татьяна Хрынова.

Искәртеп узарга кирәк, сирень яфракларында һәм чәчәкләрендә сирингин – йөрәк гликозиды бар.

Ул йөрәк ритмын бозарга, йокысызлыкны, баш авыртуларын китереп чыгарырга һәм сирәк очракларда күрү начараюга һәм канда тромбоцитлар дәрәҗәсенең кимүенә китерергә мөмкин.

Шул ук вакытта бу матдәгә сизгерлек һәркемдә төрлечә, һәм кайбер кешеләрдә аллергик реакцияләр булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia