Мәскәүдә 22 градус тирәсе булачак, үзгәрүчән болытлы һава көтелә. Бәйрәмнән - 12 июньнән соң һава торышының түбәнәюе көтелә.
Кырымда, киресенчә, салкынча. 18-23 градус. Курорт төбәге саналган Кырым өчен бу түбән температура санала. Өстәвенә ярымутрауда көчле җил көтелә. Курорт регионнары булган Краснодар белән Ставрополь крайларында да һава торышын ял итәргә уңай дип әйтеп булмый - анда яңгырлар көтелә.
Идел буе округында яңгырлар, температура 18-23 градус. Көньяк Уралда 19-24 градус.
Россиядәге иң җылы һава Красноярск крае һәм Байкал күле төбәгендә. Температура 24-29 градус, дөрес, яңгырлар да бар. Иркутск өлкәсендә 27-32 градус, Байкал арты краенда - 30-35 градус.
фото интернет чыганаклардан алынды.
Нет комментариев