Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Синоптиклар Татарстанда киләсе атнада бераз җылытачак дип фаразлый

Республика метеорологлары атмосфера басымы тирбәнешләре турында кисәтә.

Чагыштырмача җылылык Татарстанга киләсе атнада килә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген республикадан җылы атмосфера фронты уза. Кайбер районнарда кар явачак, юлларда бозлавык хасил була. Кичен һәм төнлә 16 градус салкын, иртәнге якта -11 градус (көньякта -16 градус) булачак. Көндез һава температурасы -5 градустан -9 градуска кадәр салкын күзәтелә.

1 декабрьдә Татарстанда явым-төшем күзәтелми. Төнлә -14 градус (көньякта аязганда- 19 градус) салкын, көндез бераз җылырак, -6, -11 градус салкын көтелә.

2 декабрь чагыштырмача салкын булачак. Төнлә -18 градус (урыны белән – 24 градус), көндез исә -8 градустан -13 градуска кадәр салкын булачак.

 

Киләсе атна башында кар явачак һәм чагыштырмача җылытачак. Төнлә -10 градус, көндез 0 градустан -5 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.

Татарстан синоптиклары атмосфера басымы тирбәнешләре турында кисәтә: 30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә басым интенсив үсештә булачак, аннан акрынлап кими.

Фото:  pinme.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса