Синоптиклар кайчан кар төшәчәген һәм суытачагын хәбәр иттеләр
Бу ялларда җылы булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Ә менә киләсе атнадан салкын көз башланачак: һава тепературасының төшүе, кар явуы көтелә.
Бүген Татарстанда болытлы һава, көндез 9-14, төнлә 1-6 градус җылы булачак. Көчле җилнең тизлеге 18 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.
Иртәгә көндез 10-13, төнлә 4-9 градус җылы була, урыны белән яңгырлар явачак.
Киләсе сишәмбедән, 29 октябрьдән суыта башлаячак. Төнлә 0-3 градус салкын, көндез 1-6 градус җылы булыр дип фаразлана. Шулай ук кар явуы көтелә. Томан һәм юлларда бозлавык булу ихтималы бар.
фото архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа