Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

"СИНЕҢ ЭЧЕП ЙӨРҮЛӘРЕҢ МЕНӘ НӘРСӘ КИТЕРЕП ЧЫГАРДЫ!" БИШ БАЛА ЯНЫП ҮЛҮДӘ ГАИЛӘ ХУҖАСЫН ГАЕПЛИЛӘР

Йорт иртәнге җидедә яна башлый. Бу вакытта өйдә 32 яшьлек гаилә хуҗасы, аның белән яшәгән ханым, кунак һәм биш бала була. Ике кызга - 5 һәм 7 яшь, малайлар - 7 айлык, 1 һәм 3 яшьлек.

Янгын чыкканда барысы да йоклаган була. Төтен исен беренче итеп кунак сизә. Ул, тәрәзәне ватып, ярдәм чакыра, янгынны сүндермәкче була. Әмма ярдәмгә килгәннәр йортка керә алмый - ялкын йортны чорнап алган була инде.

Балалар һәлак була. Алар янгын чыгугы ук, ис тиеп үлгәннәр дип фаразлана. Өлкәннәр исән кала.

Балаларның әнисе бер ел элек вафат булган, ул хәзерге вакытта икенче хатын белән яшәгән була. Үги ана исән кала.

Янгын вакытында бер бала әбисе янында була, шул сәбәпле ул исән кала. Җинаять кодексының 109 маддәсе буенча эш кузгатылган. Тикшерү бара. Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.



Новосибирск сайтларында балаларның үлемендә гаилә хуҗасын гаепләгән хәбәрләр барлыкка килә башлады. Социаль челтәрләрдә дә ирне үзен һәм хатынын гына коткаруда, даими рәвештә эчеп, хатын-кызлар артыннан йөрүдә гаеплиләр. "Менә синең эчеп йөрүләрең, хатын-кызлар артыннан чабуларың нәрсәгә китерде. Башта син минем сеңлемне үтердең, хәзер сеңлемнең балаларын үтердең. Кем син шуннан соң?" - дип язган аның беренче хатынының сеңлесе.

http://www.menzela.ru/component/k2/item/22541.html

фото интернет чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев