Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Син ялгызың түгел, сынмасын әни күңелең...

Мин бу авылга еш кайтмасам да, кайтырга туры килә. Кайткан саен бу йортның матурлыгына сокланып үтә идем. Бүген исә, шундый күңелсез яңалык ишеттем. Әни кешенең 11 кызы һәм бер малае була. Бүгенгесе көндә дә алар барысы да исән - сау. Берсе чит илдә торса, калганнары бар да якын - тирәдә....

Мин бу авылга еш кайтмасам да, кайтырга туры килә.

Кайткан саен бу йортның матурлыгына сокланып үтә идем. Бүген исә, шундый күңелсез яңалык ишеттем.

Әни кешенең 11 кызы һәм бер малае була. Бүгенгесе көндә дә алар барысы да исән - сау. Берсе чит илдә торса, калганнары бар да якын - тирәдә.

Төп йортта ана кеше бер ялгызы гомер итә. Олы кызы кайтып, әнисенә бу йортны сатарга кирәклеген әйтә. Әлбәттә, ул каршы төшә, үз аягында булганда тавык - чебешләр асрап, шулар арасында йөреп көнен үткәреп, үз көенә яши ләбаса.

Аптырата торып та ризалыгын бирмәгәч, әни кешене картлар йортына илтергә уйлыйлар.Бар балалары җыелып бетә,читтә яшәүче бер малае гына кайта алмый кала.

Әллә ни күп сүз куертмый гына, әйберләрен җыеп машинага чыгарып утырталар да, алга таба юл алалар. Әни дигәне, юл буе берни дәшми бара, еламый да, үпкәләмәгән кебек тә үзе.

Картлар йортында калгач та, балаларын исән булыгыз, дип озатып кала. Ә үзе көн дә диярлек, тәрәзәдән күзен алмый алмый балаларын көтә. Башында аның бер генә уй була, нигә соң төпчек малае кайтмый калды?

Көн артыннан көн үтә, ел узып та бер кызы да килми торгач, әни кеше моңа да күнә төшә.

Ләкин көннәрнең берендә, иртән уянуына аның төпчек малае йөкысыннан торганын көтеп коридорда басып тора иде.

Кулларына чәчәк тоткан, йөзендәге шатлыктан күзләренә яшьләр тулган улын күреп әни кеше егылып китә яза.

Алар озак кына сөйләшеп утырганнан соң, малае аңа әйберләрен җыярга кушты. Йорты юклыгын белгәч ана кеше аптырап, мин кая барам соң, диде улына. Минем синең белән читкә китәсем килми, үзем туган җиремдә яшәп бакыйлыкка күчәсем килә, диде.

Улы елмаеп әнисен кочаклап алып, әни борчылма, без авылга кайтырбыз. Син шунда торырсың, ә без җәй айларында синең янга, синең хәлеңне белергә кайтырбыз, диде.

Улының ни өчен кайта алмый калганын да сорашты әнисе. Улы авариягә очрап, бик озак вакыт хастахәнәләрдә дәвалана, бераз аякка баскач авылга кайта. Булган хәлләрдән соң улы сатылган нигезе янына барып бик озак уйланып тора.Әнисенең картлар йортында икәнен белгәч аның йөрәге өзгәләнеп куя.

Һәм башына искиткеч бер уй килә. Авылның иң матур бер җиренә йорт салып, әнисен авылга алып кайтырга.

Ул боларның барын да эшләп чыга. Һәм әнисен авылның иң матур җиренә зур йорт салып туган ягына алып кайта.

Бу минутларда туган ягына, үз нигезенә кайткан анадан да бәхетле кем булыр икән?! Үзен артыкка санап картлар йортына илткән кызлары арасыннан бердәнбер улының игелек-шәфкатен күреп сөенде дә, горурланды да ул. Кем белә, бәлкем, бәйрәмнәрдә янәдән барысы бергә шушы нигезгә җыелырлар һәм балачак бәхете шушы йортка кайтыр.Бәлкем кызлары акылларына килеп,әниләреннән гафу да сорарлар.

Автор Гөлчәчәк Газизова.

фотоhttp://nevsedoma.com.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев