Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Син киттең ашыгып...

Иске Арыш авылында улларын МХОда югалткан Тимербаевлар гаиләсе яшәгәнен белсәм дә, яннарына барып, алар белән әңгәмә корып сөйләшергә батырчылыгым җитми йөрдем.

Ә буген әнисе Алсуга шалтыратып, аларның хәлләрен белеп алырга булдым. Алсу белән бер-беребезне якыннан белмәсәк тә, уртак телне тиз таптык һәм очрашырга сүз куештык. Мин тиз генә җыенып юлга кузгалдым. Барганда башыма бик күп төрле уйлар килде. Минем килүем газиз ананың яраларын кузгату гына булмас микән дия-дия Иске Арыш авылына барып та җиттек.

Капка төбенә безне каршы алырга чыккан тәбәнәк кенә буйлы, ачык йөзле бу ханымны күргәч минем аны кочаклап алып мең рәхмәтләр әйтәсем килде. Нинди батыр, олы йөрәкле егет тәрбияләп үстергәннәр бит.

Без килгән көнне Алмазның әтисе Азат абый өйдә юк, без әңгәмәбезне Алсу белән корып җибәрдек.

Азат абый белән Алсу ике бала - бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә кызлары Казанда кибеттә эшли, Алсу үзе авыл кибетендә сатучы хезмәтен башкара, Азат абый җәен шабашкада йөри , кышларын мал-туар карау белән мәш килә икән.

Алсу ханымнан Алмазның кайсы яклары бик нык истә калды дип сорадым.

-Алмаз турында күпме сөйләсәң дә һәрбер сүзе тарих кебек. Ул безнең  ачулана белмәде, тәртипсезләнеп йөрмәде, кызлар кебек йомшак күңелле иде. Әле дә хәтеремдә, ул мәктәптән кайтуышлый минем янга кибеткә керә иде дә, үзенең сумкасы авыр булса да, әни алып кайтасы әйберләрең юкмы, алып кайтып китәм, дияр иде. Ул безнең бик изге күңелле, кешеләргә гел ярдәм итәргә әзер булды. Үзенең соңгы әйберен дә кешегә бирер иде. Улым, шулкадәр юмарт булырга ярамый дия торган идем. Ул гел елмаеп, әни, борчылма, булыр, дияр иде.

-Алсу, Алмаз өйләнгән идеме?

-Алмаз өйләнгән иде. Беренче хатыны белән торып китә алмадылар. Язмышлары шулай булгандыр. Беркемне дә гаеплисем килми. Икенче никахтан бер балалары бар. Ул бала Алмаз СВОга киткәч кенә туды.  Аллага шөкер баласын күрде. 1 яшьлек туган көненә кайтты. Бик матур, тату яшәделәр. Бүгенгесе көнгә кадәр ике киленем белән дә аралашып торабыз.

-Алсу, Алмаз белән телефоннан еш аралаша идегезме?

-Еш дип, аның вакыты булганда инде. Вакыты булганда гел шалтыратып, әни-әти, борчылмагыз, бар да яхшы, Аллага шөкер  дия иде. Бер юлы шулай телефоннан сөйләшеп торабыз, улым миңа әйтә, минем янга бер ябалак баласы ияләште, әни. Һәркөнне минем яныма килеп иңбашыма утырып тора. Каян килә торгандыр ди. Ярар, улым хәерлегә булсын. Сине саклап йөртүче фәрештәңдер дип юаттым. Ул хәбәргә чыкмый башлагач күңелгә шомлы уйлар килә башлады. Шулай да ул исәндер дип Азат белән бер-беребезне юатып тордык.

-Соңгы кайтуында Алмаз ниләр сөйләде?

-Соңгы кайтуында Алмаз бик матур, истә калырлык итеп бәйрәм ясап китте. Сеңлесенең туган көне булырга тиеш иде, сеңлесенә әйткән, сеңлем, әйдә синең туган көнеңне истә калырлык итеп үткәреп китим әле. Барлык туганнарны җыеп очрашу ясыйк дигән. Ул бәйрәм чынлап та узды. Барлык туганнар да, дуслары да кайтып беткәннәр иде. Шул бәйрәмнән соң Алмаз китте, киткәндә сәгатен калдырды, калдырмаган да булыр иде, чылбыры өзелгәнгә күрә калдырам диде. Шул китүдән без аны башка күрмәдек.

- Алсу, Алмазны кайсы көнне җирләдегез?

19 май көнне без аны җирләдек. Алмазны озатырга кеше бик күп җыелган иде.  Бик авыр  булды. Яныбызда якын кешеләребез, күршеләребез, дусларыбыз, танышларыбыз  булды. Аны җирләп җидесен уздыргач безнең йортка ябалак баласы кайтты. Ул озак вакыт ишегалдында торды. Аннары бакчадагы алмагачка кунды. Бик гаҗәп күренеш иде ул. Әле авылыбызның өлкән абыстае Зөләйхә апа Сафиуллина улыбызга багышлап бәет тә язды.

Күптән түгел Алмазның туган көне булып узды. Аңа 32 яшь тулган булыр иде. Ул көнне безгә аның бик күп дуслары, танышлары, аны белгән кешеләр кайттылар. Бергәләп аны искә алып, зиратка барып аның рухына догалар кылып кайттык. Аңа 30 тулган көнне командиры аңа:

“Алмаз, синең әле бар тормышың алда, яңа үрләргә менәр өчен дә, яңа эшләр башларга да вакытың күп дигән иде. Ни кызганыч, гомеры кыска булды. Улыма бик күп медальләр бирделәр. Шул медальләргә карыйм да: “Улым, урының җәннәттә булсын, дип дога кылам. Безгә авыр чакта ярдәм кулы сузган барлык җитәкчеләргә, барлык изге күңелле кешеләргә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Илләребез имин һәм тыныч булсын, диясем килә.

Әңгәмәбезнең ахырына кадәр Алсудан күземне алмыйча тыңлап тордым. Никадәр сабырлык, түземлек һәм зирәклек кирәк шушы олы хәсрәтне күтәрер өчен. Ә алар үзләрендә көч табып алга таба әкрен генә яшәргә омтылалар. Яшәү чыганагы булып кызлары Айгизә тора. Ул алар өчен таяныч та, ярдәмче дә һәм тормыш маягы да.

 

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

8

0

28

3

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса