Син киттең ашыгып...
Көтмәгәндә-уйламаганда гаиләбезгә бик олы кайгы килде – әниебез Рәмзия Зәкәрия кызы вафат булды.
Әниебез сабыр, акыллы, гадел, ярдәмчел, балаларын, оныкларын чын күңелдән яратучы кеше иде. Без аның йөрәк җылысын, яратуын тоеп, кадерләп яшәдек.
Әниебезне соңгы юлга озатырга килгән халыкның күплеге, аңа булган кадер-хөрмәтнең никадәр зур булуын күрсәтте.
Барлык туганнарга, күршеләргә, кода-кодагыйларга, әниебез эшләгән хастаханә коллективына, элекеге райпода эшләгән хезмәттәшләренә, дусларга, районда эшләүче таксистларга рухи һәм матди яктан булышлык күрсәткәннәре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Раббыбыз һәркемгә саулык-сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы насыйп итсен.
Нуриевлар гаиләсе.
Балык Бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа