Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Син киттең ашыгып...... Син киттең хушлашмый...

Көтмәгәндә безнең өчен иң кадерле кешебез, сөекле әниебез Сәлимә Закирова  йөрәкләргә гомер буена төзәлмәслек яра салып, мәңгелеккә  арабыздан китеп барды.

Бу югалту гаиләбез өчен бик авыр булды.Шушы кыен  вакытыбызда янәшәбездә булган  барлык туганнарга , дусларга, хезмәттәшләргә, сыйныфташларга, Шумково, Олы Елга һәм  Күгәрчен авылы халкына   йөрәгебез түрләреннән ургылып чыккан   рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез.

Безгә ярдәм кулы сузганнары  өчен Аллаһы Тәгалә аларны зурласын. Аларга барысына да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп калабыз.

Зур хөрмәт белән Закировлар һәм Әлмиевлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса