Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шумково авылы янында туристик слет үтте

Шушы көннәрдә Шумково авылы янында оешмалар, предприятиеләр, авыл җирлекләре арасында туристик слет үтте.

 Слет үтәсе аланга иртәдән үк поход кирәк-яраклары белән килә башладылар. Кемдер чатыр җыя, икенчеләр аш-су пешерү өчен урын барлый, кайберләре ярышка әзерләнә. Көннең салкынча булуы берсенә дә тәэсир итми. Җылы итеп киенгәннәр, бәйгеләргә һәркем әзер.

Ачылу тантанасына район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова килде. Бәйрәм белән котлады, бәйгедә уңышлар теләде. Теркәлү үткәннән соң ярышларга старт бирелде. Учак ягып су кайнату, төрле формада төеннәр ясау, бүрәнә буйлап, асылмалы җептән чыгу, вертикаль култыкса буенча менү-төшү, беренче ярдәм күрсәтү кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Аннан һәр команданың иң тәмле поход ашын пешерү осталыгын  тикшерделәр. “Туризм- сәламәтлеккә юл” темасы буенча фотоконкурс өй эше итеп бирелгән булган. Әлеге эшләнмәләрнең темасын, эшләнү үзенчәлеге, бизәлү осталыгы ягыннан бәяләделәр. Бәйгеләр дәвамында командаларның туристик көнкүреше дә күзәтелде. “Мин беренче тапкыр әлеге слетта катнашам. Монда нәрсәләр буласын күз алдына китерә алмадым. Барып кайткач аны бик күңелле чара, дип таптым. Сөйләп кенә аңлатып булмый аны, күрергә, анда катнашырга кирәк. Табигать кочагында дуслык атмосферасы, күңелле аралашу, гитара белән җырлау, учакта пешкән тәмле аш – болар барысы да күңелләрдә озак сакланыр. Ә безнең тырышлык, бердәмлек, рухи көч җиңүгә китерде. Беренче урынны алдык. Әлеге слет дәвамлы булсын. Киләсенә дә мин теләп барыр идем”,-дип сөйләде “Мәгариф бүлеге” командасы вәкиле Гөлназ Вәлиева. “Турислар слетына бик җитди әзерләндек. Фотосурәтләр дә әзерләдек, аш-су пешерү, җыр башкаруда актив катнаштык. Махсус җыр да яздык әле. Конкурсларда катнашу бик ошады. Башка елларда әлеге бәйрәм дәвамлы, номинацияләр, бәйгеләр тагы да күбрәк булсын иде”, - дип теләкләре белән уртаклашты “Дельфин” сәламәтләндерү командасы вәкиле Илназ Шакиров.

Ярышта барлыгы җиде команда көч сынашты. Беренче урынны “Мәгариф бүлеге” командасы алды. Икенче, өченче урыннарда “Дельфин” сәламәтләндерү комплексы, балаларга өстәмә белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге (ДООПЦ) булдылар. “Иң яхшы туристик җыр” номинациясендә - район мәдәният йорты, “Иң тәмле поход ашы” номинациясендә - район үзәк хастаханәсе, “Иң яхшы туристик көнкүреш” номинациясендә - “Дельфин” сәламәтләндерү комплексы, “Туризм - сәламәтлеккә юл” номинациясендә район башкарма комитеты командасы җиңү яулады. Җиңүчеләргә  Диплом, медаль, Кубок тапшырылды.

 

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса