Шумково авылы янында туристик слет үтте
Шушы көннәрдә Шумково авылы янында оешмалар, предпиятиеләр, авыл җирлекләре арасында туристик слет үтте.
Слет үтәсе аланга иртәдән үк поход кирәк-яраклар белән килә башладылар. Кемдер чатыр җыя, икенчеләр аш-су пешерү өчен урын барлый, кайберләре ярышка әзерләнә. Көннең салкынча булуы берсенә дә тәэсир итми. Җылы итеп киенгәннәр, бәйгеләргә һәркем әзер.
Ачылу тантанасынарайон башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова килде. Бәйрәм белән котлады, бәйгедә уңышлар теләде. Теркәлү үткәннән соң ярышларга старт бирелде. Учак ягып су кайнату, төрле формада төеннәр ясау, бүрәнә буйлап, асылмалы җептән чыгу, вертикаль култыкса буенча менү-төшү, беренче ярдәм күрсәтү кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Аннан һәр команданың иң тәмле поход ашын пешерү осталыгын тикшерделәр. “Туризм сәламәтлеккә юл” темасы буенча фотоконкурс өй эше итеп бирелгән булган. Әлеге эшләнмәләрнең темасы, эшләнү үзенчәлеге, бизәлү осталыгы ягыннан бәяләделәр. Бәйгеләр дәвамында командаларның туристик көнкүреше дә күзәтелде. “Мин беренче тапкыр әлеге туристлар слетында катнашам. Монда нәрсәләр буласын күз алдына китерә алмадым. Барып кайткач аның бик күңелле чара, дип таптым. Сөйләп кенә аңлатып булмый аны, күрергә, анда катнашырга кирәк. Табигать кочагында дуслык атмосферасы, күңелле аралашу, гитара белән җырлау, учакта пешкән тәмле аш – болар барысы да күңелләрдә озак сакланыр. Ә безнең тырышлык, бердәмлек, рухи көч җиңүгә китерде. Беренче урынны алдык. Әлеге слет дәвамлы булсын. Киләсенә дә мин теләп барыр идем”,-дип сөйләде “Мәгариф бүлеге” командасы вәкиле Гөлназ Вәлиева. “Турислар слетына бик җитди әзерләндек. Фотосүрәтләр дә әзерләдек, аш-су пешерү, җыр башкаруда да актив катнаштык. Махсус җыр да яздык әле. Конкурсларда да катнашуы бик ошады. Башка елларда әлеге бәйрәм дәвамлы, номинацияләр, бәйгеләр тагы да күбрәк булсын иде”,-ди теләкләре белән уртаклашты “Делҗфин” сәламәтләндерү командасы вәкиле Илназ Шакиров. Ярышта барлыгы җиде команда көч сынашты. Беренче урынны “Мәгариф бүлеге” командасы алды. Икенче, өченче урыннарны “Дельфин” сәламәтләндерү комплексы, ДООПЦ... бүлештеләр. “Иң яхшы туристик җыр” номинациясендә - район мәдәният йорты, “Иң тәмле поход ашы” номинациясендә - район үзәк хастаханәсе, “Иң яхшы туристик көнкүреш” номинациясендә - “Дельфин” сәламәтләндерү комплексы, “Туризм сәламәтлеккә юл” номинациясендә - район башкарма комитеты командасы җиңү яулады. Җиңүчеләр диплом, медаль, кубоклар белән бүләкләнде.
Гөлназ Зарипова.
фото автордан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа