Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шомбыт урта мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылды

 Агымдагы елда «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында  Шомбыт урта мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылды.

«Үсеш ноктасы» үзәге мәктәп укучыларында мәдәни үзкыйммәтләрне, уку-укыту заманча алымнары куллану белемен, шахмат уены, проектлар  эшләүдә, шулай ук педагоглар, ата-аналар арасында иҗади һәм социаль тормышка үз урыныңны үстерүдә мөһим урын алып тора. Ул мәктәп укучыларында заманча компетенцияләрне һәм күнекмәләрне формалаштыруны тәэмин итәргә тиеш. Үзәктә «Информатика», «ОБЖ», «Технология» фәннәре буенча яңартылган белем бирү программалары гына түгел, ә IT-технологияләр, медиатехнологияләр, шахмат, проект һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча өстәмә белем бирү программалары да тормышка ашырыла.

Үзәк дүрт кабинеттан тора, аларның һәркайсы мәктәп һәм сыйныфтан тыш эш өчен җиһазландырылган. Кабинетлар укучылар һәм педагоглар өчен заманча приборлар һәм инструментлар: квадрокоптерлар, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класслар өчен манекеннар, виртуаль шлемнар, шахмат өстәлләре, ноутбуклар белән җиһазландырылган.

Әлеге проектны алга таба тормышка ашыру максатынна биш педагог - А.И.Тимофеев, И.И. Кәримов, Д.Г.Зиннәтуллина, А.Ф.Гыймадиев, Р.Н.Исмәгыйлева Татарстан Республикасының «Үсеш ноктасы» үзәкләренең белем бирү сессиясендә  курслар узганнар.

Мондый үзәк ярдәмендә әлеге мәктәп укучылары, яңа мөмкинлекләр ачып, төрле яклап үсеш алачак. «Үсеш ноктасы» үзәгенең эше мәктәп укучылары өчен сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтер, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр булдырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Луиза Ананьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса