Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәмгун абыйның балачак хәтирәләре

Сугыштан соң туган балаларның күпчелеге хәтерлидер, мәктәпкәчә яшьтәге малайлар, кышның салкын көннәрендә, тәрәзә аша урамны күзәтте. Чөнки аякка, өскә кияргә җылы киемнәр җитәрлек түгел. 

 Бары язгы тамчылар тамып, кар астына сулар төшкәндә генә балалар урамга чыга башлыйлар иде. Ни кызганыч, кайбер малайлар кар суыннан баткалак ясап кечкенә малайларны батырудан кызык табалар. Баткалакка бер төшкәч  янәдән урамга чыгу мөмкин түгел. Чөнки алмашка аяк киеме юк, өйдә утырырга туры килә. Өстәвенә әниләр дә шелтәли бит. Шулай язлар үтеп, җәй җылысы сизелә башлагач янә урамга чыгасы килә башлый. Урамның кояшка караган ягында кипкән урыннар шактый. Менә шунда яланаяк уйный башлаган малайлар өлкән яшьтәге абыйларга ияреп кыр ягына юл тоталар. Әле тыкрыкларда карлар шактый ята. Шул кар өстеннән яланаяк йөгергән нәниләрнең аяк йөзләре чебиләнеп бетә. Кич белән өйдә авыртудан елауларны басу өчен солидол сөртеп тынычландыралар иде.

Кырда, иртәрәк кардан арынган тау сыртында, төрле уеннар уйныйбыз. Мәсәлән, «аклар-кызыллар» төркеме төзеп байрак алышлар оештыра идек. Каршы якны «әсир» итеп алгач «сорау алулар» башлана. Бу күренешләр совет чоры балаларының илгә карата булган үзләренчә патриотлык билгесе иде.

Инде табигатьтә чын җәй җиткәч кырда каз бәбкәләре көтү башлана. Малайларның күңеле табигатькә тартыла. Ерак араларга китеп, кырларда чыпчык кузгалаклары ашап сусауны басып шактый йөргәч, тәмам тамаклар ачкач, өйгә кайтабыз. Анда катык, сөтләр ашаганнан соң йокыга талабыз. Уйнагач әниләр: “Нигә шулай хәбәрсез еракларга китеп йөрисез?”- дип  шелтәлиләр. Алар безне күпме тыйсалар да, без һаман төркемләшеп инешләрдә сулар кергәч янә кырларга юл тотабыз. Инде борчак кузаклары өлгергән чак. Аны ашау өчен Починок кырына барырга туры килә. Чөнки Күгәрчен авылы “кыр сакчысы” бик усал. Аклы-сарылы этен ияртеп, атка атланган кешене күрүгә төрлебез төрле якка таралыша идек.

Ниһаять, игеннәр өлгергәч  кырга  “Сталинец” комбайны уракка чыга, комбайнчы абый безне утыртып йөри иде. Шул чак кесәләргә бодайлар алып, елга буйларында учак ягып, калайда  аны кыздырган чактагы хатирәләр күңелдә әле дә саклана. Бу сугыш чоры балаларыннан калган гадәт. Чөнки аларга авыр булган.  Без тамак туймаганлыктан алай ук тилмермәсәк тә күңел шулай табигатькә тартыла иде.

Аннан икмәкләрнең амбарларга кайта башлавы, шул чорда тегермән буасында эшчеләргә кайнар ризык әзерләүләр дә истә уелып калган. Пешекче апа безне дә сыйларга мөмкинлек таба иде. Ул ашларның тәмен әле дә хәтерлим кебек.

                                                                 Шәмгун Усманов.

                                                              Күгәрчен авылы.

osh

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса