Шахмат - зирәкләр уены, ул уйларга, фикерләргә ярдәм итә
Агымдагы елның май ахырына кадәр районның барлык мәктәпләрендә дә шахмат уйнау урыннары ачу күздә тотыла.
Узган атнада Олы Мәшләк һәм Югары Тегермәнлек мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды. Нәкъ менә биредә бу зоналарның ачылуы гаҗәп түгел. Чөнки аларда шахмат түгәрәге эшчәнлеге күптәннән алып барыла. Укытучылары шахмат уенын яхшы белә, район һәм республика күләмендә шахмат ярышы җиңүчеләре булып тора.
- Республикада милли проектлар нигезендә “Үсеш ноктасы” программасы эшләп килә. Әлеге программа нигезендә ике мәктәптә - Котлы Бөкәш һәм Шомбыт мәктәпләрендә кабинетларга ремонт ясалды. Агымдагы елда Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе һәм Күгәрчен мәктәпләрендә кабинетлар ремонтланачак. Бүгенге көндә районыбызның егерме мәктәбенең дүртесендә шахмат зоналары ачылды. 25 февральдә Олы Елга һәм Масловка мәктәпләрендә ачарга планлаштырабыз. Ә менә агымдагы елның май ахырына кадәр калган барлык мәктәпләр дә ачу күздә тотыла, - дип сөйләп узды район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков.
Шахмат илендә кунакта
Олы Мәшләк һәм Югары Тегермәнлек мәктәпләре театрләштерелгән чыгыш белән каршы алдылар. Кунаклар үзләрен шахматлар әкият илендә дип хис иттеләр. Бу чарада мәктәп буенча оештырылган шахмат ярышы җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков әлеге юнәлештә уңышлар теләде. “Шахмат уйнаган баланың беркайчан да начар белем алганы юк, шахмат балага уйларга, фикерләргә, стратегия төзергә һәм килеп туган хәлдән чыгарга өйрәтә. Минемчә, балаларга шулай өстәмә белем бирү аларның интеллектуаль үсешен көчәйтер генә”, - диде Илсур Садыйков. Соңыннан үзе дә шахмат уенында көчен сынап карады. Чарада әлеге авыл җирлеге башлыклары - Марат Заһидуллин һәм Альберт Әльмиев катнашты. Алар мәктәпкә шахмат җыелмасы бүләк иттеләр.
Олы Мәшләк мәктәбендә шахмат түгәрәге җиде еллап эшләп килә. “Балаларга шахмат уйнарга кирәк. Әлеге уен төре логик фикерләүне үстерә. Дәресләрдә мин шахматның килеп чыгу тарихын, кемнәр уйнаганын, чемпионнары турында сөйлим. Балаларны уен серләренә өйрәтәм. Моннан мең ел элек безнең болгар бабаларыбыз да уйнаган аны. Алар фән өлкәсендә дә алга киткән була. Әлеге түгәрәккә йөрүче балалар барлык фәннәрдән яхшы укучылар. Адель Ефримов минем иң көчле уенчым. Ярышларда алдынгы урыннарда бара. Үзем дә мәктәп яшеннән шахмат уеннарында катнашып, беренче урыннар ала идем. Студент чакта да беренчелекне бирмәдем, дип сөйләде әлеге түгәрәк җитәкчесе Рәшит Әхмәтшин. “Миңа шахмат уены бик ошый. Икенче сыйныфтан шахмат түгәрәгенә йөрим. Мәктәптә үткәрелгән ярышта икенче урынны алдым”, - диде бишенче сыйныф укучысы Адель Ефремов.
-Мин быел уку башыннан әлеге түгәрәкне җитәкли башладым. 25 бала түгәрәккә йөрергә теләк белдерде. Бик теләп өйрәнәләр, аеруча башлангыч сыйныф укучылары актив. Үзем алты яшьтә шахмат уйный белә идем. Кечкенәдән абый белән ярыша-ярыша уйнадык. Бүгенге көндә мин укытучылар арасында район чемпионы. Улым Әмир дә бакча яшеннән уйнарга өйрәнде,- дип сөйләде Югары Тегермәнлек мәктәбенең шахмат түгәрәге җитәкчесе Илфар Габдрахманов. “Мин биш яшьтә әти белән шахмат уйнарга өйрәндем. Уйнарга бик яратам. Беренче сыйныфка укырга кергәч түгәрәккә йөри башладым. Ярышта беренче урынны алдым һәм бик сөендем”, - диде икенче сыйныф укучысы Әмирә Сафиуллина. “Мин дә биш яшьтән шахмат уйныйм. Әти өйрәтте. Бу уен бик кызыклы. Шахмат ярышында катнаштым. Беренче урынны алдым”,- дип сүзгә кушылды бишенче сыйныф укучысы Әмир Габдрахманов. Унынчы сыйныф укучысы Ильвира Кәримова да мәктәпкүләм шахмат ярышында икенче урынга лаек булган. “Уку елы башыннан шахмат түгәрәгенә йөри башладым. Бу уен төре миңа бик ошый. Шахматта уйнау фикер йөртергә өйрәтә, логиканы үстерә. Ул мәсьәлә чишкән сыман, алдан адымыңны уйлап куясың. Дөрес адым ясамасаң, нәтиҗә дә уңай булмый. Алга таба да бу юнәлештә белемемне үстерергә телим”, - диде ул.
Гөлназ Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа