Сәгадәтле сәгатьләрдә
“Бәхетле сәгатьләрдә тудың син, улым”... Улы Илфатка еш кына шул сүзләрне кабатлый Рәшидә апа. Ире Миңнулланың туган көнендә дөньяга килүенәме, әллә тормышының иң матур чакларында бәгырь җимешенең җан җылысын тоюданмы–үзе дә төгәл аңлата алмас. Әмма бәхет сүзе һәр икесенең дә күңел түренә кереп урнашкан да гаиләнең яшәү рәвешенә әверелгән.
..Бишектә чактан ук үзен сөйдереп үсте Илфат. Кара тутлы, түгәрәк йөзле, сөйкемле малайны күрше-күлән, туган-тумача да өзелеп яратты. Тәпи атлап киткән беренче адымнары ук мөстәкыйль булды, чын кеше булып үсәр бу, дип куанды әти-әнисе. Юраган юш килә диләр. Хактыр. Үсә төшкән саен ышанычлы атлады, җор телле булса да әйтәсе сүзен җиде кат үлчәргә гадәтләнде Илфат. Эне-сеңлесе өчен дә ныклы “тыл” булды ул. “Һай, улым үземә охшаган”, дип күңеленнән горурланды Миңнулла абый, “һәр эшнең җаен белә, тормышта да югалып калмас”, дип сөенде әнисе Рәшидә апа.
Гомер генә шатлык-куанычларны, мәшәкатьләрне үзеннән калдырмый, бер мизгелдәй үтеп китә икән. Әшнәк елгасында балык сөзеп, Күчермән тавының яшел чирәмнәрендә уйнап-үскән балачак та күңел хатирәләренә яшеренгән. Кызларның чәч толымнарын тартып шаярышкан самими мәктәп елларына мәхәббәтле яшьлек ялганган.
...Армия сафларыннан кайткач очрата ул Фәнияне. Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре шулдыр. Аккошлардай “йөзеп” йөргән, сыгылмалы-сылу гәүдәле, чибәр кыз Фәниянең күңелен дә сөйкемле сөяге булган егет читләп үтми. Уртак язмышка парлы бәхет языла. 1985 нче елда никахлашып гаилә кора яшьләр. Норлат районыннан юллама белән эшкә килгән шәфкать туташы Фәния әнә шулай Кече Әшнәккә килен булып төшә. Өч ел төп нигездә яшәгәннән соң, әти-әнисенең хәер-фатыйхасы белән 1988 елда район үзәгенә килеп урнаша Хөснетдиновлар.
Авылда чагында «ЗИЛ-554» кебек егәрле машинаны йөрткән Илфатны Балык Бистәсе сөт-май заводына эшкә бик теләп алалар. Башта машинада эшләсә, соңрак автомеханик, баш инженер, директор урынбасары дәрәҗәләренә күтәрелә. Ә Фәния үз һөнәре буенча район үзәк хастаханәсендә хезмәт куя, мөлаем карашы, ягымлылыгы белән дә авырулар җанына шифа өләшә торганнардан ул. Мәхәббәтле гаилә яктылыгыннан бөркелгән җылылык күрәсең, күңелдә генә сыешмый, тирә-юньгә дә нур булып сибеләдер.
Бер-бер артлы туган уллары Илфар белән Инсафка югары белемнән бигрәк, тәүфыйк-һидаятле тәрбия бирә алганнарына сөенә ата-ана. Уллары да инде гаилә корган, Казан шәһәрендә яшиләр, кода-кодагыйлар, оныклар белән яшәүнең ямен, татулыкның кадерен белә алар.
2008 елдан бирле бүгенге көнгә кадәр район пассажирлар ташу автотранспорт предприятиесен (ООО “ПАТП”) җитәкләгән Илфат Миңнулла улының бу көннәрдә күркәм юбилее. Үтелгән елларына да, хәзергесенә дә меңнән-мең шөкер ул. Игелекле эш-гамәлләре белән мактанучылардан түгел, әмма җитәкче буларак куйган хезмәте бихисап. Хөкүмәтебез тарафыннан күпсанлы Мактау грамоталары, медальләр белән бәяләнгән аның хезмәт юлы. Гозер белән килүчеләрне беркайчан кире бормас, һәркемгә киңәше, эше белән ярдәм итәр. Пассажирлар ташу буенча билгеләнгән еллык планның үтәлүе, предприятиенең автобуслар белән яңартылып торуы да булсынга эшләүне дәлилли. Киләчәктә республика программасына нигезләнеп район эчендә пассажирлар ташу өчен яңа маршрутлар ачуга, аның өзлексез эшләвенә дә ирешәчәк ул. Чөнки аның йөз тоткан кыйбласы якты, гамәлләре игелекле.
...“Бәхетле сәгатьләрдә тудың син...” Әлеге сүзләрнең мәгънәсенә яши-яши төшенде Илфат Миңнулла улы. Анда аның пар канатлы язмышы, ирешкән уңышлары һәм тулы бер гомере сыйган. Сәгадәтле сәгатьләрдән яшәү матурлыгы, яшәү яме сизелә.
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа