Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сез бу хакта ишеттегезме әле яки салым хатлары килә башлады

2016 ел өчен салым хатлары килә башлады

Узган ел салым хатлары килмичә, зур гына кыенлыклар тудырды, авыл советыннан эзләтеп алырга туры килде. Быел әлеге хатлар почта аша кешеләрнең үзләренә киләчәк микән, дип кызыксына газета укучыларыбыз.

Әлеге сорауга ТР буенча 10нчы номерлы Саба районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Мулланур Фәхретдин улы Миннебаев җавап бирә:

Реклама

"Салым инспекциясе гражданнарга 2016 ел өчен салым түләү турындагы белдерү хатлары юллый башлады. Ноябрьгә кадәр хатлар килмәсә, район салым инспекциясе бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә шәхси кабинеты булганнарга салым хатлары килми, алар он-лайн сервис аша электрон рәвештә «Салым түләүченең шәхси кабинеты»на юлланган документ ярдәмендә түли. Салымны банк бүлекчәләрендә, аларның терминалларында, почта бүлекләрендә һәм салым органы сайтының (www.nalog.ru) онлайн сервисы аша түләргә була.
Шуны истән чыгармыйк, салымнарны вакытында түләү безнең төп бурыч. Ә 1 декабрьгә кадәр вакыт аз калып бара".

http://baltaci.ru/news/tөrlese/sez-bu-khakta-ishettegezme-le-yaki-salym-khatlary-kil-bashlady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев