Серле коймаклар табу
Ике телгә өйрәтү “Умырзая” балалар бакчасында бар таләпләргә дә туры китереп куелган. Башкача булуы да мөмкин дә түгел, чөнки бакчада төрле милләттән булган үзбәк, уйгур, татар, рус балалары йөри.
Һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтү балаларның режим моментларының төрле вакытларында оештырылган.
Шушы көннәрдә бакчада Май чабу бәйрәме булып үтте. Бәйрәмдә ”Киез итекләр ыргыту”, “Коймак ташу”, “Атлар узышы”, “Аркан тартыш” эстафета уеннарында балалар рәхәтләнеп уйнадылар. Карачкы курчак янәшәсендә Яз кызы белән ”Блинок”,”Гости”түгәрәк уеннарында уйнап балаларыбыз күңел ачтылар. Ә бәйрәм коймакларын төрле ярышлар, сынаулар аша үтеп, Кар патшалыгы ашханәсеннән таптылар. Яз кызы алып килгән баллы күчтәнәчләр белән сыйландылар.
Гүзәл Хәсәнова,
Рушания Сибгатова.
тәрбиячеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia