Сентябрь аена магнитлы көннәр
Магнит бураннары вакытында иң еш очрый торган симптомнар: кәефнең төшүе, көч-энергия кими, баш авыртуы, йокы бозылу, депрессия халәте, кан басымының үзгәрүе.
Кайбер кешеләрнең бу вакытта буыннары сызлый, хроник авырулар кузгала. Шулай ук кешеләр игътибарсызрак, конфликтлырак һәм борчулырак була.
Сентябрь аенда магнит давыллары кайчан була соң?
1–2 сентябрь — 1–2 балл.
3–4 сентябрь — активлык бераз көчәя, 4 балл.
5 сентябрь — магнит давылы булуы ихтимал, активлык уртачадан югарырак дәрәҗәдә күзәтеләчәк.Һәм ул 5 балл шкаласын тәшкил итәр дип көтелә.
6 сентябрь — 4 балл калса,7 сентябрь — магнит давылы кабат 6 баллга күтәрелергә мөмкин.
8–9 сентябрь — 4 балл. дәрәҗәсендә булачак.
Сентябрьнең калган ярты ае тыныч булуы көтелә.
Һава торышы нинди генә булуына карамастан тормыштан ямь алып, һәрбер көнгә сөенеп яшәргә өйрәник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia