Шеморбаш авылында гомер итүче Никитиннар гаиләсенә тиңнәр юк
Көндәлек эшләр белән Шомырбаш төбәгенә барып чыккач авыл җирлегендә безгә Никитиннар гаиләсен мактап телгә алдылар.
Зоя Самойловна белән Николай Сергеевич икесе дә үз гомерләрен туган авыллары халкы күз алдында намуслы тырыш хезмәттә үткәргән парлар. Ишле гаиләдә үсеп, кечкенәдән җитез, эш сөючән тырыш кызга мәктәпне тәмамлагач турыдан-туры Казан шәһәрендәге дәрәҗәле уку йорты-финанс экономия институтына укырга керү мөмкинлеге булса да, мәктәп елларыннан ук активлыгын күреп аны совхозның комсомол комитеты җитәкчесе итеп сайлап куялар. Биредә үз хезмәтен зур җаваплылык хисләре белән башкаруын истә тотып берничә елдан аны авыл Советы сәркатибе итеп билгелиләр. Әле соңрак аңа биредә җитәкче хезмәтен башкарырга да туры килә. Ә югары белемне Зоя ул елларда бик күпләр кебек төп эшеннән аерылмыйча укып үзләштерә. Тормыш иптәше Николай Никитин да үзе төсле төпле, җитди хезмәткәр буларак мактала. Мәктәпне тәмамлагач ул иң элек Лаешта автомобильчеләр курсын тәмамлый.
Аннан соң Корноуховода механизаторлар хәстәрләү уку йортында белем алгач аңа ГАЗ-52 автомашинасын тапшыралар. Ул чорларда авыл кешесенең үзәгенә үткән юлсызлык бәласын мөгаен барыннан да күбрәк аңа татырга туры килгәндер. Чөнки, бәләкәй генә бу автомашина белән ул ерак юлдан кайтып та керми. Еш кына аңа кирәкле төзелеш материаллары, запас частьләргә чыгып китәргә туры килә. Тормыш иптәше Зоя кебек ул да үзенең 40 елдан артык гомерен яраткан хезмәтендә үткәрә. Аның машинасы белән булмаган шәһәрләре сирәк калгандыр. Иң әһәмиятлесе, аны хуҗалык җитәкчеләре дә ышанычлы, төгәл булуы һәм техниканы карап, сакчыл йөртүе өчен яраталар, үз итәләр. Ул еллардагы совхоз директоры Камил Әгълиуллин үз хезмәтләрен күңел биреп башкарган Никитиннар белән яшь белгеч Равил Бикбаевка тикмәгә генә авылда яңа төзелгән йортларны тапшырып сөендермәгән дер шул.
Җитәкчеләр тарафыннан шундый зур хөрмәт күрсәтелү аларны тагын да ныграк канатландыра. Кыскасы, хуҗалыкны үстерү, аны төзекләндерү һәм халкының җитеш-мул тормышта яшәвен тәэмин итү өчен бу гаилә авылда иң күп хезмәт куючыларның берсе. Алар икесе дә җитәкчеләр белән карышуны белмичә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бар күңелләре белән булсын, дип тырышып йөрергә гадәтләнгәннәр. Гаилә башлыгы бер вакытта да кемгә дер ярарга тырышып йөрми. Аның бар уе, теләге үзенә йөкләнгән техниканы карап, сакчыл йөртү була. Әнә шуңа үз гомерендә ул «ГАЗ», ЗиЛ» һәм «КамАЗ» автомашиналарында гына дүрт дистә ел вакытын үткәрә.
Ә менә 2000 еллар башында хуҗалыклары тулысынча яшәүдән туктагач, егет үзенең фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә. Монда, яңа эштә бай тәҗрибә тупларга өлгергән Тәб Чаллы авылы фермеры Илдус Шакировның төпле киңәше бик ярап куя. Шулай итеп ул туган авылында күпләр өчен бердәнбер яшәү чыганагы булган эш урынын саклап калуга ирешә.
Нәтиҗәдә, аның фермерлык хуҗалыгы районда чирек гасыр дәвамында көйле эшли, терлекләрнең баш санын киметмичә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү эшен дәвам иттерә. Бары тик, күптән түгел генә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннән соң ул хуҗалыгын ябарга мәҗбүр була. Үз ярдәмче хуҗалыгында әле дә алар ике сыер һәм абзар тутырып терлекләр асрап гомер итәләр. Алар тормыш иптәше Зоя белән өч кыз тәрбияләп үстереп һәрберсенә югары белем биреп тормышта үз юлларын табарга, гаиләләрен корырга булышканнар.
Сүз уңаеннан, бу гаиләнең тагын бер уңай ягын телгә алып үтәсем килә. Алар илле ел инде район матбугатыннан аерылмыйлар. Газетабызың 95 еллык юбилей елында бу гаиләне әле бу яктан да күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин.
Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia