Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сөембикә Гыймаева: “Чигү күңел тынычлыгы бирә”

Олы Елга авылында гомер итүче Дания Хөснетдинова һәм Сөембикә Гыймаевада кунакта булып кайттык.

Авыл китапханәсе һәм музей белән берлектә оештырылган, Хәтимә Солтанова җитәчелегендәге “Хәзинә” һәм Люция Габдуллина җитәкчелегендәге “Сердәш” клубына йөрүче активистлар, бәйләү, чигү эше осталары булган әлеге апалар белән танышып сөйләшү теләгеннән янып йөргән чагым иде. Ниһаять тәвәкәлләп юлга кузгалдык. Авылга керү белән иң беренче итеп Сөембикә апалар йортына тукталдык. Мөлаем, ачык  йөзле бу ханым безне өй каршында көтеп тора иде.  Исәнләшеп йорт эченә уздык.  Сөембикә апа тормыш йомгагын сүтте. Яшь чакларын, балалар үстергән вакытларын искә алды. Бәйләү, чигү шөгыльләре белән ничек кызыксынып киүе турында да сөйләп узды. Кулында чигү эше, үзе безнең белән сөйләшә, ә куллары энә белән җеп артыннан калышмый. Янәшәдә өстәлдә төрле җепләрдән, төрле төстә бәйләнгән оекбашлар, бәллүнкәләр, чигелгән сөлгеләр. Барысы да үзенә күрә бер зәвык, күңел җылысы биреп башкарылган. “Мәктәптә башлангыч сыйныфта укыганда чигәргә өйрәттеләр безне. Дүртенче сыйныфта чигү буенча беренче урынны алганым әле дә хәтерлим. Әнием дә оста куллы иде. Өстәл җәймәләре, стенага элеп куярга сөлгеләр чигә иде. Аның янәшәсендә шәл дә  бәйләргә өйрәндем мин.  Кияүгә килгәнемә кырык дүрт ел булды, өч бала үстердек. Заманында шәлләр дә бәйләп сата идем.

Менә ике еллап инде түгәрәкләргә йөрим. Менә шунда чигү эшен янәдән кулга алырга булдым. Элеккеге вакытлардагы килен сөлгесенең чигү үрнәген искә төшереп шул бизәкне чигә башладым. Бик кызыксынып менә бу чәчәк бәйләме рәсемен чигеп карарга булдым”,- дип сөйләде Сөембикә апа. Авыл музеенда һәм китапханәдә эшләп килүче “Хәзинә” һәм “Сердәш” клубларына чын күңелдән, теләп йөрүен әйтте. Биредә кул эшләрен генә өйрәнеп калмыйлар, төрле кичәләр, бәйрәмнәр, уеннар оештыралар икән. “Китапханәче яңа китаплар белән таныштырып тора, музейга сәяхәткә керәбез. Моннан тыш, төрле ярышларда катнашабыз, “Могҗизалар кыры”н да уйныйбыз, башваткычта да катнашабыз. Яңа ел, Нәүрүз һәм башка бар бәйрәмне дә күңелле итеп үткәрәбез. Рәхмәт оештыручыларга, авылдашларга”,-дип рәхмәт сүзләре җиткерде Сөембикә апа безне озатканда.

Дания апаларга да килеп җиттек. Аның бакчада кура җиләге җыеп йөргән вакыты иде. Безне ачык йөз белән каршы алды. Эшеннән туктап торып, өйгә дәште. Йортка керү белән стенада эленгән күз явын алырлык картиналар игътибарны җәлеп итте. Чигелгәне, бесердан җыелаганы, мозайкадан эшләнгәне – барысы да бар монда. Натюрморт, пейзаж, Кол шәриф мәчете рәсемнәре сурәтләнгән аларда. Өлкән буын вәкилләре арасында район күләм үткән кул эшләре бәйгесендә Диплом белән дә бүләкләнгән әле ул. Картиналарга сокланып карый-карый бу шөгыльнең башлану тарихы турында сөйләшеп киттек. “2014 еллар иде. Күземә операция ясатып кайттым, кул кушырып утырасы килми бит. Район үзәгенә бер баруымда бесердан эшләнә торган Кол Шәриф мәчете сүрәтен алып кайткан идем. Шуны кулга алдым да  чигәргә тотындым. Әкрен-әкрен генә җыйдым. Менә шуннан инде бу эшне кулдан төшергәнем дә юк. Бик вак эш, вакыт һәм түземлек сорый. Шулай булса да күңелгә тынычлык бирә торган шөгыль ул. Ә менә ясап бетергәч, килеп чыккан матурлыкка карап күңел сөенә. Әле менә түбәтәй чигәргә өйрәнеп утырам. Шәлләрне балачактан бирле бәйлим. Менә монысы бигрәк йомшак, рәхәтләнеп яратып ябам кыш айларында. Бәллүнкәләрне дә еш бәйлим. Бәйлим дә бүләккә биреп бетерәм. Аннан тагын утырып бер кочак әзерлим. Миңа ялгыз кешегә күңел юанычы бу эшләр. Иремнең вафат ына утыз сигез ел булды. Ике улымны да ялгызым үстердем, хәзер аларның үз гаиләләре, балалары бар, шөкер”,- дип сөйли Дания апа. Киләчәктә намазлык та чигәргә исәбе бар үзенең.

Йортка матурлык өстәп дистәдән артык гөлләре дә үсеп тора уңган хуҗабикәнең. Нинди генә төре юк биредә. Тәрәзә төбендә ананас та үстергән Дания апа. “Үзем дә, балалар да ял итәргә барган урыннан гөл алып кайтабыз. Күңелемә ямь алып йөрим алардан”,- ди ул.

Әлеге кешеләр белән  очрашудан күңел күтәренкелеге биләп алды. Сөембикә апа белән Дания апа дөньяның матурлыгын тоеп, шөкер итеп яши беләләр.  Тырыш, уңган, эчкерсез булулары белән үзләренә тартып торалар. Киләчәктә дә исәнлек-саулык белән башкаларга үрнәк булып яшәргә язсын аларга.

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса