Саймә апа Мингарипова : "Әни кичләрен киндер җептән матур итеп ашъяулыклар, сөлгеләр, тастымаллар суга иде."
Хатирәләр белән яши адәм баласы. Авыр тормышта узганмы ул, әллә җитешлектәме, анысы мөһим түгел.
Иң кадерлесе – аның искә алырлык үткәне бар.
Татар карчыкларына гына хас булганча маңгай чәчләрен каплап ак яулыгын япкан Саймә апа ишек ачылган тавышка алгы якка чыкты. Кулын каш өстенә куеп беравык карап торганнан соң ирен читләренә куанычлы елмаюы кунды.
-И-ии, менә бит, танымый да торам... Әйдә-әйдә, түрдән уз.
Ялгызы яшәсә дә өйдәге җылылыкка, чисталыгына исем китеп аның артыннан иярәм. Зал ягындагы телевизордан татарча сериал бара.
-Кайчакларда шул киноларны карап утырам, үз телебездә булгач күңелле, - ди Саймә апа. –Көнозын өйдә тагын нәрсә белән генә юанасың инде.
Олы кешеләр белән кинәнеп сөйләшеп утыру үзе җан рәхәте. Үткәннәре гыйбрәтле булса, хәзерге заманны бәяләрлек мәгънәле сүзләре бар аларның. Сөйләгәннәреннән сабак алырлык. Саймә апа белән дә рәхәтләнеп гапләштек.
-Без биш бала үстек. Әти 50 яшендә вафат булды, мин кечкенә идем әле. Ул чакларда тормыш нужадан торды инде ул. Бездә генә түгел, бөтен кешедә дә. Кайда гына эшләмәдек икән без?! Уйлый калсаң исең китәрлек. Сугыш вакытларында урманнан утын кисүдә, аннан торф чыгаруда эшләдек. Авылдан Шәмселбанат, Сания апайлар белән бергә йөри идек, Биектаудан Минебәян апай килә иде. Аякта чабата, кулда бер кат бияләй. Ул чакларда ашау да такы-токы гына. Черек бәрәңгене киптереп төябез. Аны җыяр өчен таң белән кузгалып Ардатка хәтле саз ерып җәяү барабыз әле, - ди Саймә апа.
Арба тартып Рыбныйга чәчүлек орлыгына бару дисеңме, Берсуттан тоз алып кайтумы – барысы да хатын-кызлар җилкәсендә булган. Алар сыкрануны, зарлануны белмәгәннәр дигән сүзләрне еш язабыз. Ничек сыкранмас инде ул җаннар, өзелгән чабата бауларын азапланып ялгаулар, шакраеп каткан бияләйләр аша үткән суыклардан әчетеп-әчетеп бармак буыннары сызлаудан ничек инде күз яшьләре түгелмәсен? Хәзер дә аларны искә төшергәндә бәгырьләре сыза тыл хезмәтчәннәренең.
-Әни кичләрен киндер җептән матур итеп ашъяулыклар, сөлгеләр, тастымаллар суга иде. Әйтүе җиңел булса да, эше бик авыр иде аның. Мин дә аңа булышам. Кылычы өзелсә, аңа чыра телеп куям, җепләре өзелсә көрпәне сөт белән кушып кайнатып шуның белән ялгыйм. Әвернәләрдән җепләрне чорныйм. Әнә шулай бергәләп эшлибез. Әни бик юмарт иде, сораучыларга тастымалларны болай да биреп җибәрде, калганнарын бәрәңгегә алыштырып кайта иде.
Көннәр, еллар әнә шулай үз җаенда узган. Соңрак болында эшләүчеләргә аш пешерүче итеп билгеләгәннәр Саймә апаны. Тырышлыгы, уңганлыгы, пөхтәлеге өчен яратканнар аны.
-Яшь вакытым бит, әкрен генә дә йөри белмим, йөгерә-йөгерә эшли идем, - ди ул. -22 яшемдә үзебезнең авылныкы Миңнуллага кияүгә чыктым. Ул да атасыннан 8 яшьтә ятим калган. Бәдигол әни – кайнанам бик әйбәт, сабыр булды. Килен булып төшкәндә йортта 6 кеше, җиденчегә мин килдем. Бергәләп бик тату яшәдек, Аллага шөкер, - ди Саймә апа.
Салам түбәле, җил капкалы өй урынына әкренләп алты почмаклы йорт җиткергәннәр. Абзарда мал-туардан сыер, сарыклар асралган. Кирәк-яракка ат җигелгән. Ә авыл кешесенең мал тота алуы җитешлектә яшәүнең бер мисалы инде ул.
Миңнулла абый белән тигезлектә яшәп өч балага: Нурзия, Рузалия, Фәүкатькә гомер бирә Саймә апа. Күгәрчен авылында күпләргә үрнәк булып 60 елдан артык пар канатлы гомер кичерә алар. Тик ни хл итмәк кирәк, һәр кешегә киңәшче, ярдәмчел булган карты берничә ел элек бакыйлыкка күчә Саймә апаның.
Дәвамы безнең газета битләрендә.
Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia