Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сайлауга килүчеләр күп

Район мәдәният йортында урнашкан 2415 санлы сайлау участогы быел аеруча бәйрәм төсенә кергән.

Матур музыка тавышы да көн-озын тынмады. Сайлауга килүчеләр дә күп. Көннең икенче яртысында, да бюллетень алырга чират торучылар шактый әле. Сайлау участогына шактый танышларны күрергә насыйп булды. Күптәнге танышым хезмәт, ветераны Рәиф Газизов белән очрашу һәрвакыттагыча кызыклы әңгәмәгә әверелә.

-Сайлауларда инде күп еллардан бирле катнашам. Бүген дә бирегә илебезнең иминлеге, республикабызның чәчәк атуы, районыбызның үсеше, авылларыбызның тотрыклы яшәеше өчен үз тавышымны лаеклыларга дип бирергә килдем,-диде ул.

Район халыкны социаль яклау бүлеге бинасында урнашкан 2413 санлы сайлау участогында да зур җанлылык. Һәркемнең йөзендә бәйрәм рухы сизелә. Сайлауга парлашып килүчеләр арасында Әнисә Нәбиуллина үз фикерләре белән уртаклашып болай диде:

-Сайлаулар бик мөһим вакыйга инде ул. Шуңа без аңа һәрвакыт җитди карыйбыз. Үзем, шәхсән бүгенге сайлауга үз сүземне әйтергә дип килдем. Республикабыз җитәкчесен биш ел вакытка сайлау хокукы бирелгән икән, аннан файдалануны бурычым саныйм.. Бу сайлауда мин җирле совет депутатларыннан да иң лаеклылары сайланыр дип ышанам һәм аларның районыбызның социаль мәсьәләләрен хәл итүдә нәтиҗәлерәк эшләүләренә өметләнәм. Шуңа үз тавышымны бирергә килдем.

Бу көнне сайлау участогында күп танышларымнан да әнә шуңа охшаш уңай фикерләр ишетергә туры килде.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар