"Сарыборын" салаты
Салат өчен: 1 кап (8 данә) краб таякчыгы, 2 әфлисун, 2 тырнак сарымсак, каты пешкән 2-3 йомырка, 1 банка консервланган кукуруз, яшел тәмләткечләр, майонез, тоз.
Йомырканы вак итеп шакмаклап турарга.Сарымсакны изәргә яки вак итеп турарга. Әфлисунның кабыгын чистартырга һәм өлешләргә бүлгәләргә, элпәсен чистартып турарга. Краб таякчыкларын эретергә, пленкасын чистартырга һәм шакмаклап турарга.
Барысын бергә кушарга, майонез салып, сак кына болгатырга.
Салатны, яшел тәмләткечләр белән бизәп, табынга чыгарырга.
http://www.saby-rt.ru/ru/the-news/item/19252-saryiboryin-salatyi.html
фото сайттан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев