Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сания Әхмәтҗанова: " Без шәл бәйләүдән туктый алмабыз, ул безнең канга сеңгән".

Шәл бәйләү авыл халкын эшле-ашлы иткән һөнәр дә, кәсеп тә ул.

“Идел бит ул, тирән бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул...”

Гармуннан агылган көй үз артыннан “Аулак өй”дәгеләрне ияртте: кулларына бәйләү эшләрен алган хатын-кызлар акрын гына җырга кушылдылар. Тирә-юньгә сибелгән моңның көче гаҗәеп иде: анда чал Иделнең ярларга бәрелгән авазын да, бәгырьләрне айкарлык сагыну-сагышны да тоярга мөмкин. Кызлар кулында биегән шәл инәләре, тулы бер йомгак җепне чорнаган орчыклар да әлеге моңнан бермәл тынып калды.

...Без Күгәрчен авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Зөләйха” берләшмә клубында – “Аулак өй”дә кунакта. Керә-керешкә күзгә ташланган авыл өе күренеше бер мизгелгә үткәннәргә кайтара. Идәндә тукылган палас, өстәлдә җырлап утыручы самовар, яңа пешкән кабартмалар  балачакның иң якты истәлекләрен бәйли. Бар да гади, әүвәлгечә монда. Милли традицияләрне югалтмау, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын киләчәк буыннарга җиткерүне берләшмә үзенә максат итеп куйган. Фольклорга нигезләнгән “Аулак өй”, “Шәл өмәсе” кебек күренешләрне бәйрәмнәрдә тамашачы җылы кабул итә. Алар инде район, республикакүләм бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясарга өлгергәннәр. Узган ел исә “Иске Казан түгәрәк уены” республика фестиваленнән лауреат булып кайтканнар. Болары, әлбәттә, «Зөләйха» фольклор коллективы (җитәкчесе Чулпан Мингарипова) эшчәнлегенең бер өлеше. Ә чынлыкта шәл бәйләү һөнәрен үзләренә кәсеп иткән күгәрченлеләрнең эшен дәвам итүчеләр булырмы? Кайчандыр йорт-хуҗалыгын торгызырга, балаларны аякка бастырырга булышкан, шул ук вакытта шактый түземлек сораган бу шөгыль киләчәк буыннарга да барып җитәрме?

–Без инде шәл бәйләүдән туктый алмабыз, ул безнең канга сеңгән, – ди шаяру катыш Сания Әхмәтҗанова. – Ә яшьләрнең хәзер исләре китми. Аларны шәл сатудан кергән аз акча кызыксындырмый. Гаеп итәрлек тә түгел, мамык, җеп алудан, шәл сатудан калган 1-1,5 мең сум акча хәзер нәрсәгә генә җитә соң? Моңа бит әле көне-төне мамык арасында утырган хезмәт керми, – ди ул.

Уфтанулы җавап. Югыйсә, Күгәрчен авылының җылы мамык шәлләре республикабыз чиген узып кайсы гына төбәккә барып җитмәгән дә кемнәрнең иңен, җанын җылытмаган икән?!

–Без башлангыч сыйныфта укыганда ук шәл бәйли идек. Җәйләрен урамга  уйнарга чыксак та, су коенырга барсак та кулыбызга шәл читләрен тотып чыгабыз. Бераз уйнаганнан соң бәйләргә утырабыз. Әнә шулай әниләргә булыштык, тырыштык, – ди Сария Кәримуллина.

–Көзге, кышкы кичләрдә эштән кайткач янәдән төнгә кадәр шәл бәйлибез бит әле. Ул вакытта күрәсең яшьлегебез белән ару-талуны сизмәгәнбез, – дип сүзгә кушыла гомер буе фермада сыер сауган, алдынгы савымчы Рузилә Әхмәтҗанова.

Ул чактагы хезмәтнең күплеген, авырлыгын күз алдына китерсәң хәйраннар калырлык. Әмма шәл бәйләү тукталмаган, киресенчә, буыннан буынга күчә барган.

–Күгәрчен шәленең бүген 100 елга якын тарихы бар. Нәкъ Татарстаныбызныкы кебек. Без әлеге һөнәрне үзләштерүебезгә сөенәбез. Ул безне вакытында эшле дә, ашлы да итте. Заманалар үзгәрде дисәк тә, без оныкларыбызны инә тотарга, бәйләү эшенә өйрәтергә тырышабыз. Шәл булмаса, бизәкләп кофта, шарфлар, башмаклар бәйләрләр, – ди Сания Әхмәтҗанова.

Әйе, татар хатын-кызларының уңганлыгын, тырышлыгын дәлилләгән шәл бәйләү һөнәре күгәрченлеләрдән тиз генә китмәс әле. “Аулак өй”ләрдә шәл өмәсеннән соң тәмләп чәй эчүләр, аралашулар һәм җыр-моңнарга төренгән кичәләрне онытырлыкмы соң?! Әнә, ял иткән арада “Гөлбану”, “Йөзек салыш”, “Капкалы” күмәк уеннарын уйныйлар, өздереп бииләр дә. Ә җыр... ул күңел киңлекләренә генә сыймый, кайтавазлар булып кабат-кабат яңгырый:

“...Пар күгәрченнәрдәй гөрлә,

    Авылым Күгәрченем...”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса