Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Самолетны басуга утырткан Россия Герое Дамир Йосыповка фатир бирделәр

Экипаж әгъзаларының барысына да бер йортта, бер подъездда, төрле катларда урнашкан фатир ачкычлары тапшырдылар.

 А321 "Урал авиалинияләре"нең Россия Герое Дамир Йосыпов җитәкләгән экипажына Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев фатир ачкычлары тапшырды. Бу хакта РИА Новости корреспонденты хәбәр итә.

"Безнең төбәк эшмәкәрләре сезнең проблеманы хәл итүгә битараф кала алмады", - диде губернатор, экипаж әгъзаларына фатир ачкычларын тапшырганда. Ул шулай ук аларның күбесе өчен бу беренче шәхси торак, дип өстәде.

 

Свердловск өлкәсенең мәгълүмат сәясәте департаменты хәбәр иткәнчә, экипаж әгъзалары Краснолесье микрорайонындагы яңа йортта бер бүлмәле фатирлардан ачкычлар алган. Барлык фатирлар да бер подъездда, төрле катларда урнашкан. Торакта инде җиһазлар һәм кирәкле көнкүреш техникасы бар.

Матбугат чараларында "Кукуруз кырында могҗиза" дип аталган вакыйга 15 августта булды. 226 пассажир утырган лайнер "Жуковский" аэропортыннан очып киткәч, 30 метр биеклектә акчарлаклар белән бәрелешкән. Кошлар һава җыйгычны томалаган һәм шуның аркасында двигательләр начар эшли башлаган.

Пилотлар самолетны кукуруз кырында утыртырга дигән карар кабул иткән. Бар да уңышлы узды, беркем дә һәлак булмады. Ягулык мичкәләре тулы булса да, янгын булмады. Медицина ярдәме сорап 76 кеше, шул исәптән 16 бала, мөрәҗәгать иткән. 

Фото:  eg.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса