Салават Татарстандагы иң озын хатын-кыз белән фотога төшеп үзенә «сүз тидерә» [+ФОТО]
Җырчы Салават Фәтхетдиновның спортка мөкиббән китүе билгеле. Хоккейга да яратып йөри. Бу юлы менә воллейболчы Екатерина Гамова белән фотога төшкән.
Белгәнебезчә, Екатерина Гамова - Русиянең атказанган спорт мастеры, горурлыгы. Аны илнең иң яхшы спортсмены итеп таныдылар. Шуңа Гамованы махсус Универсиаданың «Ут кабызу» тантанасына чакырганнар. Менә Салават әфәнде дә аның белән фотога төшү бәхетенә ирешкән. Фото катнаш хисләр уята. Салават Фәтхетдинов аның кырыенда буйга бераз кечкенәрәк күренә. Ник дигәндә, танылган спортсменканың буе 2 метрдан артык бит. Сурәт астындагы фикерләр дә төрле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев