Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Салават купере» балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме - Сабантуе узды

1 июнь - Балаларны яклау көне. Шул уңайдан, бүген безнең «Салават купере» балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме - Сабантуе узды.

 Сабантуй - бәйрәме  халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Безнең максат, яшь буынга бәйрәмнең асылын аңлату һәм буыннан буынга тапшыру.
Бүгенге кояшлы матур көндә балаларның  кәефләре яхшы иде.
Җитез балалар чүлмәк вату, капчык киеп йөгеру, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек уеннарда катнаштылар. Малайлар көрәшеп көч сынашсалар, кызлар чиләк көянтә белән су ташуда үзләренең уңганлыгын күрсәттеләр. Бәйгеләр җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды. 
 Илләребез тыныч, тормышыбыз балаларның шат елмаюларыннан балкып торсын  дигән теләктә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса