Саклыйк, чисталыкка ирешик!
Күптән түгел Гремячка авылында яшәүчеләр һәм җәйге вакытта шәһәрләрдән кайтып торучылар бергәләшеп Чулман елгасы ярында чүп-чарны җыештыру эшләре башкардык.
«Тамчыдан күл җыела» дигәндәй, ул бер арба тулды.
Вакыттан файдаланып ял итүчеләр белән чисталыкны саклау турында әңгәмә уздырдык. Чисталыкка гел җыештырып кына ирешеп булмаячагын аңлаттык. Тирә-юньне чүпләмик, табигатьне саклауга бергәләп ирешәсе иде. Ул безнең яшәү чыганагы, шуны онытмыйк!
Кристина Наумова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев