Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыгыз: түбәләрдә боз сөңгеләре!

Сак булыгыз: түбәләрдә боз сөңгеләре!

Шуңа да торак йорт түбәләре кыекларыннан асылынып торган карлы-бозлы “бизәкләр” зур хәвеф чыганагы ул. Һава торышы үзгәрү, җылыну сәбәпле, биналарның түбәләреннән кар һәм боз сөңгеләре төшү күзәтелә. Куркыныч зонада булганда, кар һәм боз сөңгеләре төшүдән фаҗига килеп чыгарга, кеше авыр җәрәхәтләр алырга һәм хәтта  һәлак булырга мөмкин.

Бәхетсезлек очрагы булмасын өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

- Түбә читләрендә кар өемнәре яки бозлар булса,  әлеге биналар янына якын килмәскә;

- Кәрнизләрендә боз сөңгеләре хасил булган, кар катламы салынып торган биналар һәм корылмалар янында автомобильләрне калдырырга ярамый;

- Электр тапшыру линияләре, кар төшү мөмкин булган башка объектлар янында йөрмәскә;

- Куркыныч урын койма белән әйләндерелгән очракта, аны әйләнеп  узып китәргә тырышырга кирәк;

- Урам буйлап наушникларда йөрмәгез, түбәдән төшкән кар тавышын ишетмәссез;

- Тротуардан барганда өстә шикле тавыш ишеткәнсез икән - туктарга, башыгызны күтәреп нәрсә булганын карарга ярамый. Әлеге тавыш түбәдән кар яисә боз төшү белән бәйле булырга мөмкин. Бу очракта тизрәк стенага елышырга кирәк, ул сезне   фаҗигадән саклап калачак;

-Түбәдән кар һәм боз сөңгеләре тротуарга төшкәннән соң, анда боз калкулыклары күренеп тора икән, бу - әлеге урынның куркынычлыгын күрсәтә;

- Түбәдән боз яки кинәт кар төшү сәбәпле кеше зыян күрсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

Урамда йорт тирәләреннән узганда игътибарлы булыгыз! Үзегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса