Светлана Наумова :»Әлеге шөгыль бик күп вакыт, тырышлык һәм түземлек сорый»
Күптән түгел генә Полянка китапханә-ял итү үзәгендә сәйлән үрү буенча мастер-класс булып үтте.
Аны китапханә мөдире Гөлназ Зарипов оештырды. Чарада Агротехник техникумның беренче курс студентлары катнашты. Шулай ук сәйлән үрү остасы Светлана Наумова да кунакка чакырылган иде.
Чараны китапханә мөдире ачып җибәрде. Сәйлән үрүнең барлыкка килү тарихын сөйләде. “Куллар тудырган могҗиза” исемле күргәзмә белән таныштырды. Күргәзмәдә урын алган китаплар, сәйләннән ясалган эшләнмәләр турында әйтеп узды. Аннан махсус кунакка сүз бирелде.
Светлана Наумова Балык Бистәсендә яши, бүгенге көндә лаеклы ялда. Ун елдан артык сәйләннән төрле эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнә. “Әлеге кызыксынуым үзеннән үзе барлыкка килде. Баштарак чәчәк үреп карадым. Аннан төрле композиция ясый башладым. Әлеге шөгыль бик күп вакыт, тырышлык һәм түземлек сорый. Гадәттә миңа илһам кичен килә. Кәефем яхшы булганда көндезен дә берәр терле эшләнмә ясый алам. Бер эш башладым икән миңа тынычлык кирәк, ахырына кадәр эшләп бетерергә тырышам. Күп эшләнмәләремне бүләк итәр өчен ясыйм. Берничәсе заказ белән дә ясалды. Шулай ук сәйләннән картина да ясап карадым. Бу шөгыль миңа күңел тынычлыгы өсти”,- дип сүзен башлады ул. Төрле конкурсларда да катнаша икән ул. Дипломнарын үзе белән алып килгән. Республикакүләм конкурсларда әллә ничә Диплом, сертификат белән бүләкләнгән. Болар барысы да аның хезмәт нәтиҗәсе. Ә эшләнмәләре күз явын алырлык. Студентлар аларны күреп бик сокланды. Мастер-класс барышында әлеге эшнең җиңел булмавын, шул ук вакытта мавыктыргыч икәненә төшенде алар. Үзләре дә әлеге матурлык тудыруда катнаштылар. Бергәләп башта сабагын, аннан таҗларны, яфракларны үрделәр. Таҗларны бергә кушып сабакка беркеттеләр, яфрагын да өстәп куйдылар. Бердәмлектә көч дигәндәй, бик күркәм генә чәчәк барлыкка килде.
Шулай вакыт сизелми дә узып китте. Файдалы, шул ук вакытта күңелле дә булды әлеге чара.
Автор Айзилә Садри
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia