Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сагындыра мәктәп еллары

«Мәктәптә тәрбияләнгән мөһим сыйфатларның берсе - мөстәкыйльлек. Ләкин сез башлангыч сыйныфлардан ук шундый идегез инде», - дип, сәламләде безне сыйныф җитәкчесе Тәнзилә Галимҗановна Шәйхетдинова.

Мәктәпне тәмамлаганга 25 ел узды. 1998 елгы чыгарылыштан соң укытучыбызны күпләребез күрмәгән. Шуңа күрә яраткан мөгаллимәбез белән очрашу иң күңелле, дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булды. 1 июльдә без – Балык Бистәсе гимназиясен тәмамлаучылар, барыбыз өчен дә әһәмиятле, истәлекле булган бу датаны тулы составта диярлек билгеләп үтәргә җыелдык.
Чынлыкта да без һәрвакыт бердәм һәм мөстәкыйль идек. Очрашуны да шул рәвешле уздырдык. Хәзерге заманда һәркемнең тормышын мессенджерларда, социаль челтәрләрдә күзәтеп була, шуңа бер-беребезне тиз таптык һәм датаны билгеләп тиз генә җыелдык та. Нәфис һәм матур, әмма шул ук вакытта таләпчән дә була белгән сыйныф җитәкчебез дә очрашуга килде. “Сез бөтенләй үзгәрмәгәнсез, шундый ук шат күңелле, сөйкемле булып калгансыз», - дидек без Тәнзилә Галимҗановнага бертавыштан. 
Кич буе мәктәп тормышындагы кызыклы мизгелләрне искә төшердек. Безнең сыйныф бердәмлеге һәм көчлелеге белән аерылып торды. Мәктәп, районкүләмендә узган чараларда, ярышларда катнашып, призлы урыннар алдык, һәрвакыт беренчелеккә омтылдык. Тәнзилә Галимҗановна элеккеге фотоларны һәм кулдан язылган проект эшләрен алып килгән иде. Аларны карап тормышның ничек тиз үтүен абайладык һәм әле күп нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйландык. Укытучыбыз, без – кызларда  хатын-кыз табигатьле булу, ә малайларда чын ир-ат сыйфатлары тәрбияли алган, безне тормышка, хезмәткә, мәхәббәткә өйрәткән. Һәм аралашу вакытында безгә тагын бер тапкыр зур хәрефләр белән язылган Кеше булуның, намус белән яшәүнең мөһимлеген искә төшерде. Без аның һәр сүзен элеккеге кебек игътибар белән яратып тыңладык.  
11 сыйныфны тәмамлаганнан соң барыбыз да тормышта үз урынын тапкан. Үзе сайлаган һәм тормышта кирәкле һөнәрләрен булдырган. Без нинди генә югарылыкка ирешсәк тә, бу - безнең укытучыларыбызның һәм остазларыбызның хезмәте, алар безне зур тормыш юлына алып чыктылар. Без моны онытмабыз. Мондый җылы очрашулар һәркемгә кирәк. Тормыш китабын ачып без үткәннәргә йомгак ясыйбыз һәм алга яңа максатларны билгелибез. Уңышларыбызга, кайвакыт уңышсызлыкларыбызга күз салып тәҗрибә туплыйбыз.  Безнең һәрберебезнең үз гаиләсе бар. Күпләребезнең балалары кичәге чыгарылыш укучылары. Ышанабыз, алар да тормышта үз сукмакларын салырлар, туры юлдан барып уңышлары белән укытучыларын, безне - ата-аналарын сөендерерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев