Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуйларда җайдаклар  сер бирмәде

Районыбыз хуҗалыкларында һәм фермерларыбыз  инде күптәннән  бар эштә дә “корыч айгырлардан”  киң файдалансалар да, ат асраучылар саны әле кимеми, артып тора.

Ни дисәң дә, башка күп төрле терлекләр арасында атлар иң акыллы, тәртипле, кеше кичерешләрен аңлый торган малкайлар шул. Бәлки шуңададыр алар белән кызыксынучылар саны да  хәзер районыбызда күбәеп китте. Бу хәл халкыбызның көтеп алына торган ямьле Сабантуй бәйрәмендә дә чагылыш таба. Ә бәйрәмнең атлар чабышы бәйгесен һәркем үз итә. Аны карар өчен хәтта чит җирләрдә яшәүче кайбер милләттәшләребез дә туган якларына ашкынып кайталар. Әле дә хәтеремдә, элек мәйданда кайсыныңдыр “киләләр” дип аваз салуы һәркемне диярлек сискәндереп куя иде. Чөнки алар өчен полигонны һәрвакыт читтә, болынлыкта сайлый иделәр. Хәзер исә ул күп районнарда мәйдан янәшәсендә оештырыла. Әлбәттә инде, мондый мәртәбәле ярышның барча халык күз алдында үтүе күпкә отышлырак һәм кызыклырак та кебек. Алда әйткәнемчә, бу бәйрәмдә ат чабышы бәйгесе гомер-гомергә үзәк урынны биләп тора. Быел да ул зур оешканлык белән үтте. 
Күпләрнең күңеленә охшаганы шул булды, бәйгегә һәр елда диярлек күрше-тирә районнардан килгән чабышчы атларны кертмәделәр. Югыйсә, үз төбәгебездә дә эре шәһәр бәйгеләрендә катнашып, олы җиңүләр яуларлык көчле чабыш атлары җитәрлек бит инде хәзер. Быелгы бәйрәм бәйгесендә 11 ат катнашуы шуның ачык мисалы. Әнә Гобәйдуллин, Бариев, Габитов кебек фермерларыбыз атларны бик яратып, кызыксынып үрчетәләр. Бәлки шуңададыр алар һәр елда диярлек олы мәйданнарда җиңү яулыйлар. Мондый олы эшкә чын күңел биреп керешсәң нәтиҗәсе дә озак көттерми шул. Мисалга, Урахча авылы фермерын китерү урынлы булыр. Максим Караганов бирегә килеп беренче эш көненнән үк авылны ямьсезләп торган, җимерелеп бетү  чигенә җиткән терлекчелек биналарына җан өреп үзенең фермерлык хуҗалыгын оештырды. Беренче көннәреннән үк ул биредә мөгезле эре терлекләр белән бергә атлар да асрый. Аның  бик ныклап торып быелгы сабантуй бәйрәме ярышына әзерләнүе дә чын-чынлап сөендерә. Чөнки  әлеге хуҗалык аты бәйгедә җирле чабышчылар арасында беренче килеп җиңү яулады. Бу атны ярышка хуҗалык уңганы Герман Требикаев әзерләгән. Быелгы сабантуй җиңүчесе буларак аңа бәйрәмгә кайткан кунагыбыз, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон белән муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов тантаналы төстә бүләк һәм бәйгенең  төп призы - тәкә тапшырдылар. Ә инде махсус әзерлекле чабыш атлары арасында җиңүне быел Яңа Арыш авылы егете Рәмзил  Садыйков яулады. Ул  ярышка “Арыш-Агро” хуҗалыгы атын алып килгән иде. Кыскасы, быелгы бәйрәм һәркемнең күңелендә мәңге җуелмас тирән эз калдыргандыр дип уйлыйм.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса