Сабантуеның күрке-көрәш билгеле
100 дән артык көрәшче мәйданга чыкты быел.
- Көрәшне бик гадел алып бардылар. Хәрәмләшү, кемнедер кыерсыту булмады. Көрәш шуның белән кыйммәтле дә бит ул. Халык күзе барысын күрә. Хөкемдарларга олы рәхмәт әйтәсе килә, башыннан ахырына кадәр бил алышуларның матурлыгы өчен тырыштылар, - ди берничә дистәләгән еллык “тәҗрибәсе” булган көрәш җанатары Мансур абый Вәлиәхметов .
Хөкемдарларга килгәндә, чыннан да “команда” көрәштә нык тәҗрибәсе булган Вәлит һәм Илһам Ишмөхәммәтовлар Рафыйк Мөхәммәтшин, Фәргать Гәләветдинов,Нәгыймулла Нәфыйгуллин,Айрат Садыйков, Марсель Дияров, Гамил Шәмсивәлиев,Рәмис Төхвәтуллин, Илшат Гайфуллин кебек көрәш осталарыннан тупланган иде. Көрәшне комментарийлап торучы Әнәс Пулатов инде 18 елын шушы вазыйфада икән. Көрәшчеләрне адымыннан таный, титулларын яттан белә, яңаларын халыкка матур итеп тәкьдим итә. Үз эшенең остасы, кыскасы.
Көрәшне сабыйлар башлап җибәрделәр. Акрынлап сөлгеләр өлкәнрәкләр кулына күчә барды. 18 яшькә кадәрле яшүсмерләрнең көрәше безнең киләчәк буын көрәшчеләребезне тәгаенләп кую бәйгесе дә ул. Яшүсмерләр арасында тиңсез батырыбыз үсеп килә. Ул Данил Хәйриев. Данил яшьтәшләре арасында җиңүне чын осталарча яулады. Алай гына түгел олылар арасында 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшеп беренче батыр калды. Шактый “тешле” көрәш осталарын тамашачы янәшәсенә озатты ул. Сүз уңае, шундый ук җиңүләрен Котлы Бөкәш Сабантуенда да кабатлаган . Биектау авылының да абсолют батыры булып калган ул. Үзеннән 40 килограммга артык авырлыктагы пәһлеванны бирелергә мәҗбүр иткән. Күренеп тора, бу егетебез бик тә өметле адымнарында, югары тизлектә күтәрелә үзенең үр-максатларына. Алдагы елларда үзен тагын да матуррак көрәшләре белән безне сөендерер әле дигән ышанычта калыйк. Күп Сабантуйлары батыры, әтисе Дамир Хәйриев та аның киләчәктәге матур җиңүләренә өметләнә.
-Үз-үзенә бик таләпчән, тырыш, әзерлек ягыннан үзгә үҗәтлеге бар, - ди әти кеше улы белән горурланып.
Бертуганнар Илһам һәм Вәлит Ишмөхәммәтовларның уллары Илсаф белән Тимур да көрәшчеләр нәселеннән булуларын,тәннәрендә көрәшче каны акканын расладылар. Алар икесе дә чиста көрәш күрсәтеп үз авырлыкларында җиңүчеләр булдылар. Аларның көрәшен күзәткәннән соң, ирексездән, мәйданнарга бик өметле яшьләр килә дип уйлап куясың.
Олыраклар алты үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. Быелгы Сабантуйның абсолют батыры Рамил Гизетдинов бәйгегә бик тә әзерлекле булуын раслады.Бик матур көрәш күрсәтте ул. Шактый титуллы көрәшчеләрне аркага салды Рамил. Вакытында улы Илфатның көрәшүе өчен җан атып йөргән Сөләйман Гизетдинов(мәрхүм) оныгының уңышларыннан ничек сөенер иде. Рухы шатланадыр. Оныгы җиңүен дә бабасына атаган булып чыкты.
Быелгы Сабантуенда тамашачы шактый гына еллар югалтып торган Яңа Арыш пәһлеваны, 23 тапкыр авылының баш батыры, район батыры калган, 7 тапкыр алдынгаы механизатор буларак Сабантуе флагын күтәргән Юныс Мөхәммәтрәхимов көрәшүен кызыксынып күзәтте. Көч-күәте ни хәлләрдә, яшьләр алдында сынатмасмы?! Юк, көчендә әле, күз тимәсен! Үз үлчәү авырлыгында финалга чаклы барып җитте Юныс батыр.Шулай ук өлкән буын көрәшче Алексей Козин (Иванай авылыннан) да күпләргә үрнәк булырлык итеп көрәште. Иң авырлар арасында өченче калды. Соңгы елларда республикада, күрше-тирә районнарда үзен җиңүчеләр рәтендә таныткан якташыбыз Рәсүл Гыйззәтуллин бу юлы да көрәшче дигән исеменә хилафлык кылмады. Ай дәвамында ураза тоткан динле егетебез шактый гына авырлыгын югалтуга карамастан, 105 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында батыр булып калды. Инде хәзер яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында һәр 6 үлчәү авырлыгында беренче өч урынга чыккан җиңүчеләребез исемлегенә күз салып алыйк.Менә алар районыбызның үзәк Сабантуе батырлары.
Яшүсмерләр көрәше
нәтиҗәләре:
35 килограммга чаклы
үлчәү авырлыгында:
1 урын-Тимур Ишмөхәммәтов (Масловка);
2 урын- Альберт Нуриәхмәтов (Балык Бистәсе);
3 урын- Ирек Минебаев (Юлсубино).
45 килограммга кадәрлеләр:
1 урын-Владислав Лапин (Балык Бистәсе);
2 урын-Илшат Гобәев (Күки);
3 урын-Ислам Таһавиев (Күки).
105 килограммга
кадәрлеләр:
1 урын - Рәсүл Гыйззәтуллин (Биектау);
2 урын - Юныс Мөхәммәтрәхимов (Яңа Арыш);
3 урын - Алексей Козин (Иванай).
105 килограммнан
югарылар:
1 урын - Айназ Билалов (Балык Бистәсе);
2 урын Айзат Зарипов (Яңа Арыш);
3 урын - Рәлиф Гарипов (Олы Кульга).
Абсолют батырларга Сабантуеның төп бүләге тәкә һәм акчалата конвертлар тапшырылды. Икенче-өченче урыннарны бүлешүче көрәшчеләребез дә акчалата бүләкләргә ия булдылар.
Быелгы район Сабантуеның тагын бер гаделлеге, ул да булса һәр үлчәү авырлыгында җиңгән батырлар арасында “Каздорстрой” бүләге–мини трактор өчен жирәбә сикертү булды. Бәхетеңә чыккан көмешең - бәхет Рәсүл Гыйззәтуллингә елмайды. Менә шулай итеп көрәш бәйгесе быелгы Сабантуена “нокта”куйды.
Ә аннан бәйрәм авылларда дәвам итте. Газета укучыларыбызга авыл батырларының да исемнәрен ирештерәбез:
Балыклы Чүкәй - Фариз Гарифуллин (Балыклы Чүкәй);
Биектау-Данил Хәйриев (Биектау);
Олы Әшнәк-Айназ Билалов (Балык Бистәсе) һәм Айнур Хәлиуллин (авыл көрәшчеләре арасында)
Олы Елга- Рафил Шәйхетдинов( Олы Елга);
Юлсубино - Фәндүс Зарипов (Яңа Арыш);
Ямаш-Рәсүл Гыйззәтуллин (Биектау);
Яңа Сала - Айнур Кәримуллин (Яңа Сала);
Бәтке - Ильмир Шиһапов (Иске Арыш);
Күгәрчен-Раниф Мөхәммәтшин (Трой Урай);
Күки-Павел Семенов (Питрәч);
Олы Солтан - Илһам Минвәлиев;
Котлы Бөкәш - Данил Хәйриев;
Шетнево-Тулуш - Айнур Хәлиуллин;
Түбән Тегермәнлек - Илназ Минһаҗев (Яр Чаллы шәһәре);
Югары Тегермәнлек - Рафис Минһаҗев (Түбән Тегермәнлек);
Район Сабантуеның абсолют батыры - Рамил Гизетдинов.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа