Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рүзәл Габитов: " Җыеп алачак  уңыш терлекләрне ашатырга, орлыкка салырга һәм теләгән хезмәткәрләргә бирергә җитәчәк ”

Шушы көннәрдә “Габитов” крестьян фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышып кайттык.

  Җитәкчесе Рүзәл Габитов безне үзенең фермалары янәшәсендә каршы алды. Хуҗалыкта барган кыр эшләре, техниканы уракка әзерләү, терлек һәм орлык саклау биналарын төзекләндерү турында сөйләп узды.

“Габитов” крестьян фермер хуҗалыгында күпьеллык үләннән 1000 тонна печән әзерләп, явым-төшем   үтми торган складка тутырганнар. Хәзерге көндә  сенаж өчен күпьеллык үләннән яшел масса әзерләү бара. 120 гектардагы кукурузны силос итеп салачаклар. “Бу эшне  “Алтын капка” кооперативы белән бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез. Беренче елыбыз гына түгел. Болай эшләү бик җайлы, уңайлы”,- ди җитәкче Рүзәл Габитов. Ел ахырына кадәр миксер ярдәмендә бу терлек азыкларын файдаланып терлекләргә моноазык әзерләү цехын да эшләтеп җибәрергә планлаштыра.   Фермаларны, амбар биналарын яңарта башлаганнар.

Ремонт эшләре зур куәттә бара, дисәк тә ялгыш булмас. Бөртеклеләрне урып-җыю техникасын ремонтлау төгәлләнү стадиясендә. Терлекчелектә нигездә авыл кешеләре хезмәт куя, төзелеш эшләрендә читтән җәлеп итә. Урып-җыю эшләренә ике комбайн чыгачак. “Мохтаҗлык булса, читтән дә чакыртып була. Барлыгы 500 гектарда бөртеклеләрне җыеп аласы бар. Аның 200 гектары көзге, ә 300 сабан культуралары тәшкил итә. Җыеп алачак  уңыш терлекләрне ашатырга, орлыкка салырга һәм теләгән хезмәткәрләргә бирергә җитәчәк ”,-ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса