Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Руслан Нәбиуллинга абсолют җиңүче дипломы тапшырылды

...Һәрбер кешенең үз тормышында ниндидер бер мизгелдә үткән юлы, башкарган эшләре, киләчәккә уй-омтылышлары турында уйлаган вакытлары була.

Мин дә менә 2023 ел Россия Федерациясендә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителү уңаеннан, бу профессияне сайлавым турында бераз артка таба борылып карарга, киләчәккә булган өмет-ниятләремне барларга, әгәр дә кирәк булса ниндидер төзәтмәләр дә кертергә уйлыйм.
Урта мәктәпне тәмамлаган вакытта ук минем алда нинди профессия сайларга да, кем булырга дигән сорау тормады да, ахры. Бәлки, миндә су тегермәннәренең сызымнарын үзе сызып, шуларны балта белән эшләп, көйләп эшләтеп җибәргән, мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләгән, соңыннан Бөек Ватан сугышына алынып Белоруссия кырларында батырларча һәлак булган дәү әниемнең әтисе, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Габдрахман бабамның каны агадыр? Әллә инде бөтен гомерләрен мәктәптә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган дәү әтием һәм дәү әнием мисалы рухландырдымы икән? Узган гасырның 70нче елларында ук заманча мәктәп төзеп чыга алган директор Гыймран бабамның да өлеше булмый калмагандыр инде, билгеле. Минем күз алдымда булган, мәктәптә бөтен гомерләрен балаларга багышлаган, Татарстанның атказанган укытучылары дигән мактаулы исемнәргә лаек булган үземнең әтием һәм әниемнең шәхси тормышлары этәрдеме икән бу юлга? Әле безнең нәселебездәге мәгариф өлкәсенә куелган хезмәтнең гомуми стажы да 1100 елдан артып китә икән бит. 

 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Руслан Нәбиуллин, 
Яңа Арыш урта мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса