Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Руслан Кираметдинов кайгы кичерә: «Без сине онытмабыз!»

Җырчы Руслан Кираметдинов кайгылы хәбәр җиткерә.

Аның Әгерҗедә яшәүче Марс исемле дусты юл фаҗигасендә һәлак булган.

"Урының оҗмахта булсын, дустым. Без сине онытмабыз", – дип яза җырчы социаль челтәрләрдә.

Руслан Кираметдиновның концерт директоры Айдар Сәфәргалин ачыклык кертүенчә, аларның дусты машинада улы белән булган.

Кызганычка каршы, коточкыч юл һәлакәте баласының да гомерен алып киткән.

"Зур кайгы. Дустыбыз Марс Мөбарәк улы Гатауллинны югалттык. Марсның һәм аның улы Данирның урыннары оҗмахта булсын. Гаиләсенә түземлек бирсен Ходаем", – ди Айдар Сәфәргалин.

 

 

https://omet-rb.com/news/yoldyzlar-tormyshynnan-/2025-10-12/ruslan-kirametdinovny-kaygy-kicher-bez-sine-onytmabyz-4424851

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса