Рус Әшнәге авылының 425 еллык тарихи юлы бар.
Шул уңайдан авылның олуг юбилее билгеләп үтелде. Бәйрәм чарасын район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова ачып җибәрде.

425 еллык ельязмасы булган авылның бүгенге көндәге тырыш халкын тәбрикләде. Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев белән берлектә бер төркем авыл активистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм җыр-музыка белән бик озак дәвам итте. Һәм ул авыл халкы күңелендә тагын бер якты хатирәле ельязмасын калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia