Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рус Әшнәге авыл җирлегендә халык җыены узды

Соңгы елларда авыл җирлекләрендә халык белән һәм киләчәккә планнар билгеләү күркәм гадәткә әйләнде.

Узган атнада Рус Әшнәге авыл җирлеге Советы утырышында муниципаль район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнаштылар. Җыелыш башланыр алдыннан министр авыл кешеләрен кабул итте. Анда алдан ук инде язылып куйган 4 кеше үз сорау -үтенечләре белән мөрәҗәгать иттеләр һәм һәркайсы җаваптан канәгать калдылар. Дөресен әйтергә кирәк, элек мондый очрашуларда авыл кешеләре дәррәү кубып теге яки бу тармактагы кимчелекләрне һәм  булган җитешсезлекләрне тәнкыйтьләргә яисә тормышчан әһәмияткә ия булган көнүзәк мәсьәләләрне күтәрергә ярата иделәр. Соңгы елларда  Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев тарафыннан халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен җиңеләйтү максатыннан күп чаралар күрелгәнгә, җыелышлары да тыныч, тавышсыз үтә.

 

Язманың тулырак вариантын газета битләрендә укый аласыз.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса