Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Шәйхиев:   “Сәяхәт аңны үзгәртеп кора”

Рөстәм Шәйхиев тумышы белән Тәберде Чаллысы авылыннан. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган. Быел КХТИ (КНИТУ) дипломы алачак. Бүгенге көндә Татарстан Санкан Будокай (каратэның бер юнәлеше) федерациясенең инструкторы булып тора, балаларны өйрәтә, йога, Латин Америкасы биюләре белән шөгыльләнә. Мин һәрвакыт аның максатчанлыгына, тырышлыгына сокландым. Йә, ул тау елгаларыннан йөзеп төшәргә китеп бара, йә туристлар группасы белән тауларга менә, йә булмаса атна-ун көнгә Төркиягә оча...  Шуңа күрә аның “автостоп” белән сәяхәткә чыгарга әзерләнүе гаҗәпләндермәде дә. Бер үзе 16 килограммлы биштәрен асып юлга кузгала ул. Россия, Абхазия, Әрмәнстанны, Грузияне, Турцияне иңли.  Һәр кеше гомерендә бер генә тапкыр булса да мондый авантюра турында хыяллана торгандыр мөгаен. Әмма бик күбебез өчен бу хыял гына булып кала.  Рөстәм Шәйхиев белән бүгенге әңгәмәбез  сәяхәт яратучылар өчен кызыклы, файдалы булыр дип уйлыйм.

–Рөстәм, мондый сәяхәткә чыгарга нәрсә этәрде? Бер үзең шундый юлга чыгарга ничек курыкмадың?

–Мин мондый сәяхәткә чыгу турында күптән уйланып йөрдем инде. Үзем өчен яңалык ачарга яратам. Кавказны күрәсем килде, башка илләрдә кешеләрнең ничек яшәгәне кызыксындырды. Берникадәр курку да булды әлбәттә. Бу минем “автостоп“ белән беренче сәяхәтем бит. Билгесезлек шөбһәләндерде, җавапсыз сораулар да күп иде. Әмма бүредән курыксаң урманга кермә, диләр бит. Юлга чыгар көннәр якынлашкач  тулы тынычлык килде. Шул вакыт юлга кузгалыр сәгатем сукканы аңлап алдым. Якынча маршрутны билгеләдем дә кузгалдым. Һәр көнне якынча 500–600 чакрым юл узуны максат итеп куйдым.

–Сәяхәтең ничек башланды соң?

–Беренче булып Сочига юнәлдем. 20 минутлап кул күтәреп торгач бер кыз туктады.

 

 “Егет кешегә туктарга ничек курыкмадың?”–дип сорагач, “Син бик матур елмайдың бит”,–дип җавап бирде ул. Менә шулай елмая белү дә ярдәм итеп куя икән. Юлда телефондагы кушымта аша төн кунар урын эзли идем. Кайдадыр туктап кундым, ә  алга баручы машина очраса, юлымны дәвам иттем. Нәтиҗәдә Сочига пландагыча 4 көн түгел, ә бәлки бер тәүлек һәм 18 сәгать бардым. Юлда бик күп кызыклы кешеләр белән очраштым.  Ат белән футбол буенча дөнья чемпионаты уза торган шәһәрләр буйлап сәяхәткә чыккан кытай белән таныштым. Сочи да 4 көн яшәдем. Аннары Абхазиягә киттем. Маршрутым  берсеннән–берсе кечкенә поселоклар аша узды. Кич белән Пятигорскка барып җиттем. Шәһәр белән танышып йөрдем. Лермонтов дуэле булган урынны карадым.

–Шулай да ни өчен ялгызың сәяхәт иттең соң? Компания белән күңеллерәк булыр иде бит.

– Беренчедән, мондый сәяхәткә чыгарга теләүчеләрне тапмадым. Икенчедән, бер үземә юлда машина туктату җиңелрәк булыр дип уйладым.

–Транспорт “тоту” якынча күпме вакытны алды?                  

–Минимум ике-өч секунд. Кулны күтәрергә дә өлгермисең, ә машина инде туктаган була. Максимум–берничә сәгать. Дөрес трассага кермәсәң, бигрәк тә.

–Юлда сиңа күбрәк нинди кешеләр очрады, алар нинди тәэсирләр калдырдылар?

–Легендар кавказ кунакчыллыгы турында ишетеп кенә белә идем. Хәзер үз күзләрем белән күрдем. Трассада машиналарга кул күтәреп торам. Бер машина туктады. Йөртүчесе Махачкала парламентында шофер булып эшли икән. Ул мине чик буена кадәр озатып куйды. Анда документларымны тикшерделәр. Автозаправкада фура йөртүче белән таныштым. Тигран Ереванга бара икән. Башта Әрмәнстанга баруны планлаштырмасам да, утырып киттем инде, язмыштыр күрәсең. Кафе янында туктадык. “Син минем кунагым”,– дип сыйлады яңа танышым.

Ереванга төнге өчтә килеп җиттек.  Бер паркта палатка корып йокларга яттым. Иртән уянып китсәм, кояш, кешеләр үтеп йөри. Мине борчучы да, уятучы да юк. Бактың исә Ереванның Үзәк паркында кунганмын икән. Кафе га кердем, анда миңа юыну урынын күрсәттеләр, ашаттылар, эчерттеләр. Аларның миңа карата мондый дустанә мөнәсәбәте бераз гаҗәпләндерде дә. Чөнки Россиядә  чит кешеләргә сагаебрак карыйлар. Ә Ереван халкы кунакчыл, ярдәм итәргә әзер. Минем автостоп белән сәяхәт итүемне белгәч, бик теләп машиналарына утырттылар, “Минем йорт–синең йорт. Гаиләң белән дә кил, шатланып каршыларбыз”,–дип кунакка чакырдылар. Бер шофер мине барасы юлыннан 10 чакрым урап Грузия чигенә кадәр үк китереп куйды. Чик буенда машинасын туктатып каяндыр тиз генә бер кап абрикос, бер кап чия алып килеп бирде.

Юлда үзем кебек сәяхәтчеләр белән таныштым: бельгияле, инглиз хатын-кызлары һәм ике швед. Дөресен әйткәндә, минем инглизчәм яхшылардан түгел, әмма без ярыйсы гына аңлаштык. Алар микроавтобуста сәяхәт итәләр. Университетны тәмамлаганнар. Алар махсус программа нигезендә укып бетергәч ел дәвамында дөнья буйлап сәяхәт итә алалар икән.

Грузия дә кунакчыллыгы, кешеләренең дустанә мөнәсәбәте белән җәлеп итте. Автозаправкада WI-FI иде. Сәяхәтчеләр өчен CouchSurfing сайтында хәбәр калдырдым: “Кем төн кунарга урын бирә ала?”. Йога буенча инструктор кыз җавап бирде. Ә мин ТР ның Санкан Будокай буенча инструкторы. Йога белән көнчыгыш көрәшләре арасында  тормышка философик карашта уртаклыклар күп. Үз-үзеңне танып белү, камилләштерүгә бәйле һәр нәрсә кызыксындыра мине.

Тбилиси белән таныштым. Искиткеч шәһәр. Автобуста миңа кайсы тукталышта төшәсен яхшылап аңлаттылар, акча да алмадылар. “Сез –безнең кунагыбыз. Сезнең өчен барысы да түләнгән”,– диделәр. Менә шундый кешеләр яши анда.

Аннары мин Грузиянең таулы районы Сванетиядә булдым. Андагы тауларның матурлыгы беркемне дә битараф калдырмый. Халкы да бик кунакчыл. Сүз белән генә аңлатырлык түгел, Сванетияне һичшиксез барып күрергә кирәк.

Бик күптәннән Турциянең биш йолдызлы отельләрен түгел, ә бәлки туристлар йөрми торган ерак почмакларын күрәсем килгән иде. Шулай килеп чыкты да.  Илгә төньяк- көнчыгыштан килеп кердем. Биредә инглизчә дә, урысча да белмиләр. Бик сирәк очракта татарча аңлашып була. Биредә дә мине уллары, туганнары кебек каршыладылар. Көтелмәгән очрашулар да булды.  Мине бер эшмәкәр утыртты. Has Pide шәһәренә Рамазан ае тәмамлану уңаеннан үткәрелә торган бәйрәм табынына барышы икән. Үзе белән чакырды. Бактың исә шәһәрнең мэрына кунакка килгәнбез . Безне бик җылы каршыладылар, тәмле итеп сыйладылар. Мэр белән фотога да төштек әле.

Каппадокия–мин булган тагын бер искиткеч урын. Анда  йортларны кыяга уеп ясаганнар. Отельләр, туристлар күп. Әмма тарлавык буйлап 200-300 метр югарырак күтәрелдең исә, туристларны күрмисең. Анда ике йортка тап булдым Берсе бикле, икенчесе ачык иде.  Анда келәмнәр җәелгән, кровать куелган. Кыскасы, төн куну өчен бөтен әйбер бар. Йортның хуҗасы аны юлчылар өчен махсус җиһазлаган икән. Алар анда бушлай яши алалар.

Кафеда җирле кеше белән таныштым. Ул мине төн кунарга чакырды.  Тау битендә яши икән. Йорты кыяда, җиләк-җимеш бакчасы бар. Каппакодиягә сокландыргыч күренеш ачыла, сулышлар кысыла инде хәтта. Иртәнге 4 тә шәһәр өстенә күтәрелә торган бихисап һава шарларын карап гозурландым.

Соңыннан таулардан төштем дә Анталиягә килдем. Аннан Казанга очтым.

–Менә синең сәяхәтең тәмамланды. Нигә кирәк булды соң ул сиңа?

–Сәяхәт–иң элек үз–үзеңне тагын да яхшырак белү өчен менә дигән ысул. Бер бик гыйбрәтле хикәят бар бит. Алла бик озак кешенең бәхетен кая яшерү турында уйлаган. Тауларда? Иртәме, соңмы кешеләр тауга менәрләр дә табарлар. Диңгездәме? Кешеләр кайчан да булса диңгез төбенә төшәрләр дә табарлар. Шуннан соң Алла бәхетне бик якынга– кешенең йөрәгенә яшерә. Чөнки анда аны беркем дә эзләмәячәк. Чыннан да, бәхет безнең үзебездә. Бары тик дөньяга ачылырга гына кирәк. Кешелек кыйммәтләренең бар җирдә дә бер төрле булуына төшендем мин. Кая, күпмегә бару мөһим түгел, иң мөһиме юлыңда кемне очратуыңда. Мин шактый вакыт балалар, аларның ата-аналары белән эшлим. Башка илләрдә балаларны ничек тәрбияләүләре, нинди кыйммәтләргә өстенлек бирүләре белән кызыксындым. Үзем өчен шактый нәрсәләр алдым.

Сәяхәт куркуны җиңәргә өйрәнү өчен дә ышанычлы ысул. Әйе, гадәтләнгән комфорт зонасыннан чыгу куркыта инде. Ләкин аннан чыгып кына бу зонадан читтә дә бер нинди куркынычлык булмавына төшенә аласың бит. Киресенчә, анда яңа мөмкинлекләр, перспективалар ачыла. Сәяхәт аңны үзгәртеп кору өчен бик яхшы мөмкинлек. Өйдә утырып йөзләрчә акыллы китап укырга, тренингларга йөрергә мөмкин. Әмма сизелерлек үзгәрешләр булмаячак. Ә менә бер очраклы очрашу,юлдашың белән корылган әңгәмә бөтен тормышыңны үзгәртергә мөмкин.

–Мондый сәяхәткә барырга теләге булып тә, чыгып китәргә җөрьәт итә алмаган кешеләргә нәрсә киңәш итәр идегез?

- Иң элек һәр кеше шуны аңларга тиеш, бу сәяхәт аңа ни өчен кирәк? Әгәр ул шул рәвешле проблемаларыннан качып котылырга тели икән, барып чыкмас. Атналар, айлар, еллар узар, проблемалар барыбер калыр. Аннары сәяхәтнең бу төре бар кешегә дә туры да килми. Әгәр инде сәяхәткә чыгарга  уйладыгыз икән, әзерлеккә бик җитди карага кирәк.

–Ә синең киләчәккә нинди планнарың бар?

–Алга таба яңа маршрутлар өйрәнергә, башкаларга сәяхәтләргә чыгарга ярдәм итәргә телим. Дуслар, фикердәшләр өчен походлар оештыру идеясы да бар. Башта Татарстан буенча, аннары Уралга, Алтайга, Байкалга. Кешеләрне планетабызның табигый, тарихи урыннары белән таныштыру турында хыялланам. Иң мөһиме– сәламәтләндерү практикасы. Сәламәтлегебезнең иң зур байлык булуын онытырга ярамый.

Автостоп–минем беренче тәҗрибәм, экспериментым булды. Һәм ул уңышлы тормышка ашты.

 

           Гөлназ Нуриева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса